Әниләр турында шигырьләр
Әниләр темасы күп кенә язучыларның иҗатында аерым бер зур урын алып тора. Сезгә Георгий Ибушев, Зинаида Захарова, Елизавета Малова шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Әнкәйгә
Эскертл әргә сыек томан сарган,
Таллар чумган сагыш эченә.
Әнкәй бүген никтер уйга калган
Һәм тутырып яккан миченә.
Тәрәз әмне каккан җылы җилләр
Инде киткән ерак киңлеккә.
Пошкырынып инеш аръягында,
Акрын гына атлар су эчә.
Кырау булып көзләр төсе төшкән,
Төркем — төркем кошлар күченә.
Әнкәй менә никтер уйга калган,
Сөялг ән дә җылы миченә
Георгий Ибушев
* * *
Әниемә
Табыныңнан ризык өзелмәсен,
Тәмле булсын эчкән чәйләрең.
Тыныч булсын, әни күңелләрең.
Жылы гына булсын җәйләрең.
Ачы җилләр сиңа орынмасын,
Тәрәзәңдә утлар сүнмәсен.
Сызламасын иде кул-аягың.
Башкайларың кайгы күрмәсен.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Яшькә чыланмасын күзләрең.
Беркайчан да онытмабыз, әни,
Безгә әйткән назлы сүзләрең.
Барыр юлың әле булсын озын,
Алтын гына булсын гомер көзең.
«Гел бәхетле яшә, әни!», — диеп,
Теләк тели сиңа олы кызың.
Зинаида Захарова
* * *
Әни салган ипи
Төнгә каршы әни камыр баса.
Таңнан торып мичкә ипи салыр.
Кем уйлаган шул ипинең тәме
Тел очында диеп мәңге калыр?!.
Ул пешергән ипи, кая барсак,
Кем ишеген генә каксак та,
Безнең белән булды, каршы алды,
Төн урталарында кайтсак та.
Киткән чакта аны, бик кадерләп,
Барыбызга тигез итеп бүлеп,
Күчтәнәчкә тыга... Ә аннары
Саташтыра ипи, төшкә кереп.
Ул пешергән ипи кояш кебек,
Безнең өчен бәхет кошы да ул.
Без менәсе тормыш үрләренең
Ярсу язы, салкын кышы да ул.
Елизавета Малова
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев