Алабуга керәшеннәре җыруы: «Ак балыклар уйныйдыр»
Җан җал иткәндә

Алабуга керәшеннәре җыруы: «Ак балыклар уйныйдыр»

Геннадий Макаровның «Яңгыра, керәшен җыруы» китабыннан алынды.

Инеш буйларыннан бер кыз килә,
Ак калпакның бавы - ал тасма.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.
Кушылышыр булсаң, куш яныңа,
Кушылмас та булсаң, алдатма.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.

Ямьне дә инеш буйларында
Җир җиләге ничек пешәдер.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.
Синең генә кеүек зиба ярлар
Ничек кенә туып үсәдер.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.

Күктән генә төшкән, ай, пәриштә,
Төшләремдә күрдем мин сине.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.
Төшләремдә күреп гашыйк булдым,
Мәңгелеккә сөйдем мин сине.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.

Бакчаларда бадьян, ай, чәчкәсен
Башкайларын чыпчык өзмәсен.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.
Исән-саулар булсак, кавышырбыз,
Миннән өметеңне өзмә син.
Ак балыклар уйныйдыр Агыйделнең ямьне ярында.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев