Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Җәй турында шигырьләр

Карендәшләребез Зинаида Захарова, Татьяна Миронова, Георгий Ибушев иҗатын тәкъдим итәбез.

Җәйге уйлар️️
Чәчкә исе сеңгән, җиләк исе
Җәй агышын тоям күкрәгемдә.
Җәй тылсымлы алсу йөзләремдә
Кояш көлә зәңгәр күкләремдә.

Якты нурлар тула күзләремә,
Көмеш сулы зәңгәр чиләгемә.
Җылы яңгыр назларына сусап
Тулып пешкән бакчам җиләгенә.

Ясминнәрем ак чәчәге тәмен,
Шифаларын коя чәйләремә.
Серләремне сөйләп туя алмыйм
Кунак булып килгән җәйләремә.

Серем тыңлар булып нәзберек җил
Сөеп, сыйпап үтә йөзләремнән.
Җәйнең яме, назы, төсе сеңгән
Алсу нурлар тама күзләремнән.
Зинаида Захарова

 

Җәйге яңгыр
Җәйге яңгыр явып тора,
Килә теләк телисем.
Балачактагы шикелле
Яланаяк йөрисем.

Иң кирәкле челлә айда,
Яңгыр теләгән чакта,
Шифалы вак яңгыр ява,
Наз иңгән күк кочакка.

Сусаган үсемлекләргә
Яңгыр кирәк бу мәлдә
Табигатьнең мине аңлап
Тыңлавы микән әллә?...

Рәхмәт сиңа, әй Ходаем,
Теләгемне ишеттең -
Тилмереп көткән чагында
Яңгырың сибеп киттең.

Яшьнәвең дә куркыч түгел,
Усаллык та юк күкрәвеңдә.
Тәгәрәп ауныйсым килә
Җир-Анам күкрәгендә.
Татьяна Миронова

Ромашкалар
Йомшак җилләр таң нурлары белән
Ромашкалар үскән болынга
Чык таратты, ак таҗларга тезеп,
Ах, бу нинди нурлы могҗиза?

Җемелдәде болын, ак тәлгәшләр
Үз телендә көлде, җырлады.
Бормаланып киткән тап-тар сукмак
Рәшә агымында югалды.

Уйнады чык бәллүр тамчы булып,
Сибелеп, балкып акты тере нур.
Ромашкалар ак таҗларын какты,
Бар тирә-як якты һәм горур.

Монда чиста, әйтерсең җир үзе
Нурлы җанын ачып күрсәтә.
Ромашкалар, энҗе коя-коя,
Җирне данлап күкләргә дәшә.

Георгий Ибушев

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев