Зинаида Захарова Әлмәт районының Кәләй авылында 1955 елның 13 январенда туа. Хезмәт юлын Чистай районының Чаллы Башы мәктәбендә башлый. Соңыннан — Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә математика укыта. 2014 елдан — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә туган авылында яшәп иҗат итә. Ире Селивестр белән ике бала үстерәләр: уллары Игорь, кызлары Юлия. Бүгенге көндә 5 оныклары бар: Виктория, Егор, Роман, Герман, Кристина. Зинаида Захарованың 14 китабы бар.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев