Поршур һәм Село-Чура авылының белем бәйрәмнәре
09 сентября 2024, 14:09
220
0
0
Бүген «Туганайлар» газетасы журналисты Алинә Галимҗанова һәм SMM белгече Руфина Канашова Кукмара районының Поршур һәм Село-Чура авылларында булып кайтты.
Поршур авылында яңа төзелгән мәктәп һәм балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Село-Чура мәктәбенең филиалы булган мәктәптә башлангыч класста 11 бала белем алачак, ә балалар бакчасына 6 бала йөриячәк.
Килгән кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-Министры урынбасары - Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Заббаров, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, «Вахитово» оешмасының җитәкчесе Нафик Хөсәенов бар иде.
Алинә ГАЛИМҖАНОВА фотолары
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев