Чистай районындагы Югары Кондрата авылының «Сандугач» керәшен фольклор ансамбле солисты Валентина Чалмаева 70 яшьлек юбилеен уздырган.
«Юбилей, чын мәгънәсендә, онытылмаслык гаилә бәйрәменә әверелде», — дип сөйләде туганнары Светлана Васильевна. – Чөнки, Валентина Степановнаның үз туганнары, балалары гына да бик күп. Ул көнне аның йорты гөрләп торды. Балалары тамада чакыру турында теләүләрен әйткәч тә, Валентина Степановна каршы төшә. "Минем үземнең керәшен фольклор ансамблем – "Сандугач"ка беркем җитмәс, алар килә», дигән».
Олы кунак булып, әлбәттә, «Сандугач» ансамбле килгән. Алар, үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, әби-бабайлар заманыннан калган, керәшен җыруларын башкарганнар. Валентина Степановна, авылның горурлыгы, үзенең тормышын тулысынча балалар тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә, мәдәнияткә багышлаган шәхес. Аның тормыш юлы — һәркемгә үрнәк булырлык.
Юбилей барышында, Валентина Степановнаның күпьеллык хезмәт юлы, аның тормыш девизы, авылга һәм ансамбьлгә керткән өлеше турында сүзләр яңгыраган. Аның киң күңеллелеге, кешелеклелеге, һәркемгә булган игътибарлы мөнәсәбәте аерым билгеләп үтелгән.
«46 ел мәктәптә укыттым, 41 яшемдә ирем мәңгелеккә күчте, ялгыз калдым. 2014 елны «Женщина года» конкурсында, беренче урынны яуладым, Татарстан президентыннан бүләк итеп тун алдым. Үзебезнең өч балабыз — ике кыз, бер малай иде. Балалар йортыннан тагын тугыз бала алып үстердем, аның берсе махсус хәрби операциядә һәлак булды. Юбилеем белән котларга барлык балаларым да җыелды. Бу бик зур бәхет», — диде Валентина Степановна шатлык-көенечләрен искә төшереп.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев