Чиста табигать – киләчәккә салынган нигез.
«Вода России» бөтенроссия акциясе быел апрель аеннан ук гөрләп бара. Бу — «Экологическое благополучие» илкүләм проекты кысаларындагы мөһим федераль инициатива.
Аның төп максаты — сулыкларны чүп-чардан арындыру һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Әлеге ару эштә ил буенча меңләгән волонтер берләште.
15 август көнне бу зур экологик хәрәкәткә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре дә кушылды.
«Безнең команда, бердәм булып, авылыбыз тирәсендәге су буйларын чистартуда үз өлешен кертте.
Табигатьне саклау — ул һәрберебезнең бурычы. Бергәләп тырышканда гына без туган ягыбызны чиста һәм матур итеп саклый алабыз. Әйдәгез, тирә-юнебезгә игътибарлы булыйк», — диләр Керәшен Сәрдәсенең мәдәният хезмәткәрләре.
А.Маннапов фотолары.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев