21-25 август көннәрендә Казанда Изге Спиридон Тримифунтскийның тән калдыкларына башырырга була.
21 август көнне Казанга Изге Спиридон Тримифунтскийның тән калдыгы салынган ковчег китерелә. Казанда Изге тән калдыгы 25 августка кадәр булачак. Бу вакыт эчендә ул Казан Богородицкий ирләр монастыренең Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборында булачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Казан Изге Ана иконасы соборы тәүлек буе ачык булачак. Көндез дә, төнлә дә изге Спиридонга Акафист белән келәү ителәчәк, шулай ук кичке һәм төнге службалар башкарылачак.
Тән калдыклары салынган ковчегны Казан соборында 21 августта 19:00 сәгатьтә тантаналы рәвештә каршы алачаклар. Аннары көн саен 8.00 сәгатьтә Литургияләр башкарылачак, ә 23 августта литургия иртәнге тугызда башланачак. Кичке келәүләр 17.00 сәгатьтә башланачак. Тән калдыклары Казанда булган барлык көннәрдә төнге келәүләр 23:30да башланачак. Шулай ук, һәр көнне мелебен укылачак — ул иртәнге җидедән кичке унга кадәр дәвам итәчәк.
Изге Спиридон калдыклары белән хушлашу 25 августта Литургиядән соң узачак. Аннары аны Серафимо-Дивеев монастырена илтәчәкләр.
Спиридон Тримифунтскийның тән калдыклары белән ковчегны Россиягә 17 августта Корфу утравыннан китергәннәр. 20 сентябрьгә кадәр әлеге изгене илнең 13 төбәге буенча үткәрәчәкләр.
«Изге һәм кодрәтләр кылучы Спиридон — халкыбыз тарафыннан иң хөрмәтле изгеләрнең берсе. Ул мохтаҗларның яклаучысы, газап чигүчеләрнең һәм бәла-казаларда булганнарның ярдәмчесе», — дип сөйләде Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл дин тотучыларга мөрәҗәгатендә.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев