Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче актив укучыбыз Ольга Боярина дуслык турында язды.
Дуслык — ул җан җылысы
Минемчә, дуслык — ул иң беренче чиратта үзара терәк. Тормыш юлында авыр чаклар да, шатлыклы мизгелләр дә була, һәм аларны бүлешерлек якын кешең булу — зур бәхет. Минем тормышымда мондый кешеләр — күршеләрем Мария, Альбина һәм Валентина. Безнең арадагы мөнәсәбәтләрне чын дуслык дип атарга була.
Бердәмлектә — көч
Без һәрвакыт бергә: хуҗалык эшләрен дә, ял итүне дә бердәм башкарабыз. Тәмле ризыклар пешерсәк тә, кая да булса юлга чыксак та, бер-беребезгә таяныч булып яшибез. Клубтагы чараларны да, бәйрәм табыннарын да бергәләп оештырабыз. Бу бердәмлек безгә көч һәм яшәү дәрте өсти.
Традицияләрне саклаучылар
Без гореф-гадәтләребезне онытмыйбыз. Олы көн, Май чабу, Питрау, Покрау кебек бәйрәмнәрне өйдә уздырып, борынгы йолаларыбызны яңартабыз. Аеруча әби-бабайларыбыздан калган такмакларны җырлап утыру күңелгә рәхәтлек бирә. Өлкән буын иҗат иткән бу мирасны киләчәк буынга — яшьләргә җиткерүне без үз бурычыбыз дип саныйбыз.
Гади бәхет
Җәйге көннәрдә бергәләшеп мәтрүшкә җыярга чыгу — безнең өчен аерым бер бәйрәм. Аннары шул хуш исле үлән чәен эчеп, гөрләшеп сөйләшеп утырудан да зуррак шатлык юк. Дуслар белән гомер итү — үзе бер бәхет. Ходай һәркемгә шулай дус-тату, бер-береңне аңлап яшәргә насыйп итсен!
Фотолар О.Бояринадан.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев