Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан фоторепортаж

07 ноября 2023, 15:21

261

0

0

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында нагайбәкләрнең культурасын өйрәнүгә һәм саклауга багышланган чаралар узды.

31 октябрь көнне Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районы үзәгендә – Фершампенуазда «Көньяк Урал нагайбәкләре» дип аталган форум, 1 ноябрь көнне Кассель авылында  традицион «Арумысыз, туганнар!» фестиваль-конкурсы узды. Унбер ел элек жирле район көче белән генә башланган әлеге нагайбәк һәм керәшен культурасына багышланган фестиваль-конкурс хәзер өлкә күләмендә зурлап уздырыла.

Татарстан делегациясе составында республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, мәдәни үзәктә бүлек җитәкчесе Ирина Муллина, Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина һәм «Бәрәкәт» керәшен яшьләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Аида Сахарова бар иде. Шулай ук, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә тулы составта Чиләбе өлкәсендә булып кайттылар.

Бу хакта тулырак:

«Көньяк Урал нагайбәкләре» форумы: кемнәр алар, ничек яши, киләчәккә перспективалары

Нагайбәкләр язмышы: «Бүген сезне казак итәбез, иртәгә сез моннан китәсез»

Юлия Губина һәм Ирина Муллина фотолары.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев