«Айбагыр» этносменасын ябу тантанасыннан фоторепортаж
08 августа 2024, 18:01
125
0
0
8 августта 18 көн дәвамында балаларны үз кочагында тоткан, тәрбияләгән «Айбагыр» этносменасы ахырына якынлашты.
Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагере базасында керәшен балалары өчен «Айбагыр» этносменасы быел 13нче тапкыр балаларны үзенә җыйды. Монда Татарстанның 9 районыннан, Казан, Яр Чаллы һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән 10-18 яшьлек 80 бала ял итте.
Сменаның ябылу тантанасына килгән кунаклар арасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Лето» республика үзәге директоры Ильдар Давлетчин, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, фольклорчы, этнограф Геннадий Макаров та бар иде.
Алина Кондратьева фотолары
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев