Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырыуларны барлыйбыз: Ылыя (Уткино) авылы җырыуы

Керәшен авылларының һәркайсына хас үзгә җырыу-көйләрне туплыйбыз

Редакциягә, беренчеләрдән булып, Мамадыш районы мәдәният йорты методисты Роза Галкина видео язма юллады. Роза Павловна (фотода – сулда), әнисе Пелагия Акбашева һәм туганы Валентина Корнилова башкаруындагы бу җырыулар яздыртылган видеоязманы
“Туганайлар” газетасының ВКонтакте һәм Инстаграмдагы “бит”ендә күрергә һәм тыңларга була. Пелагия Акбашеваның кызлары белән башкарган Ылыя (Уткино) авылы җырыуының сүзләре түбәндәгечә:

Иртәләр дә җиләс, кич тә җиләс,
Никләр пешми бу миләш,
Никләр генә пешми әле бу миләш?
Адәмнәрдән адәмнәр артык түгел,
Артык күрнә икән лә,
Артык күрнә икән әле җан сөйгәч.
* * *
Биеккәй дә сары, җәшел кирпеч,
Менеп кенә булмый ла,
Менеп кенә булмый әле баскычсыз.
Аралар да җырак, җана җөрәк,
Күрешеп лә булмый ла,
Күрешеп лә булмый әле вахытсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев