Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җыруларны барлыйбыз: "Чуклы тал"

Түбән Кама районының Балчыклы авылында яшәүче Анна Кондратьева башкаруындагы “Чуклы тал” һәм башка керәшен көйләренең аудио язмасын “Туганайлар” газетасының ВКонтакте “бит”ендә күрергә, тыңларга була

1934 елгы Сандыр Аннугы үзе Ключ Труда поселогында туып-үскән, хәзерге көндә күрше Балчыклыда яши. Шул авылдагы “Балчыклы җиңгиләре” керәшен фольклор ансамбленә йөри. Ул җырлаган “Чуклы тал”ның тексты Түбән Кама шәһәрендәге “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина юллаган аудио язмадан күчереп бирелде.

Әйдәгез, туганнар ла, җырлашыек,
Безнең татулыкларны, ай-һай, белсеннәр.
Кешеләрдән сорап ла йөрмәсеннәр,
Үз күзләре белән, ай-һай, күрсеннәр.

Әйдәгез, туганнар ла, без барыек,
Вак урман эчләренә кергәләп.
Әйтешмәек, туганнар, авыр сүзләр,
Әйтиек келәү, ай-һай, бергәләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев