Керәшеннәрнең җараткан җыруларының берсе
Урманнарга керсәң, агачларның
Кәкересен кисмә, төзен кис.
Гел генә дә бергә җыелышып булмый,
Утырыек әле бүген кич.
Урманнарга керсәм, хәйран калам
Җәш имәннең бөгелгәненә.
Үз-үземә кайчак хәйран калам,
Сезнең өчен өзелгәнемә.
Урманнарга керсәң, сызгыгып кер,
Шауламаган агач калмасын.
Кай җирдә җөрсәк тә, җакшы булыйк,
Сокланмаган кеше калмасын.
Урманнарга керсәң, агачларның
Кәкересен кисмә, төзен кис.
Гел генә бә бергә җыелышып булмый,
Утырыек әле бүген кич.
Нет комментариев