Анна Колчерина сүзләре
Югарычкайлардан берәүләр килә(и),
Карлыганнан кара тун тышы ла,
Ай, тун тышы.
Килгәннәрдән бирле карап торам,
Сез икәнсез, безгә кул кеше,
Ай, кул кеше.
Иртәннәрдә торып тышка чыксам,
Чаң авазы килә һавадан ла,
Ай, һавадан.
Ай күкләргә карап теләкләр теләп,
Теләккәйләр алдым Алладан.
Ай, Алладан.
Иртәләрдә торып, тышларга чыксам,
Яулыгымны элдем тирәккә,
Ай, тирәккә.
Сезнеңнәр дә белән безләр кушылдык,
Гомер буйларына кирәккә,
Ай, кирәккә.
Нет комментариев