Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Туй җырлары

Керәшен җырлары

Минем алкаларым алтын талир

Аның алтысы да бер манир,

Сезне лә безгә, безне лә сезгә

Сөйеп кушкан икән, әй, кадир.

 

Су ди буйларында җергән нә чакта

Айаккайлары таймас булсайы.

Ике балаларны бергә куштык,

Ич айырылмасларга булсайы.

 

Чаналарны ватып мунча җаксаң,

Йәмне була бит аның кызывы.

Җегетегез алган, кызыбыз барган,

Безгә калган бит аның кызыгы.

 

Сары майлар куштым мин нә туртага,

Арпа җармалары куштым бодайга.

Бу көннәр дей килгәч безләр дә шекер,

Эшләребез дей китте уңайга.

 

Ак ти кайыннарның тузларын салдым

Сизыранский кызыл дегеткәй.

Без ди кызыбызны сезгә дә бирдек

Афимәрләр дей кебек җегеткәй!

 

Җигәбез атның и лә җигәнен,

Җал гынайлары җиргә тигәнен.

Алдым бит кызларның и ләр уңганын,

Ишәле илендә бер дигәнен.

Быйыл гына арыш бигерәк уңган,

Араларына кереп кем урган.

Без кызыбыз эчен кайгырмыйык,

Аның кайнаналары биг уңган.

 

Кисәкәй ди кисәк и ләр ак былыт

Килеп җаусыйы инде кар булып.

Җереп кенә сөйеп сез кавыштыгыз,

Җәшәсәгез иде икәү пар булып.

 

Уфалардан кайткан и ләр атымы

Салкын су эчермәгез, җал итсен.

Без ди аллалардан шуны телик,

Үз тиңнәре белән дей кен итсен.

 

Сызгыра җылан, әй сызгыра

Сызламыкта сары бакы чен.

Кыда-кыдагыйлар сезгә әйтәм,

Ташлашмыйык, алла хакы чен.

 

Сандугачлар булып сайрар идем,

Әй арткынамда сад булса.

Җаннарымны җарып бирер идем.

Җакын итүегез хак булса.

 

Ишекләрем ачтым, көн күрдем,

Тәрәзәләрем ачтым, гөл күүрдем.

Сез кыдаларыма килеп кергәч,

Туй күтәрәлмаслык сый күрдем.

Чалгылардин пычак мин җасаттым

Мәчет башкайларын сырларга,

Сездәй кыдагыйлар килеп кергәч,

Матур җырлар кирәк җырларга.

 

Сезнең ара белән безнең ара,

Араларда җылы булмаса.

Җалан гына бергә җерешербез,

Араларга дошман кермәсә.

 

Рәхмәтләр җаусын әй ашыңа,

Дәүләтләр ди җаусын башыңа,

Йомыркалар кебек тәгәрәшеп,

Ыризыгың кайтсын каршыңа.

 

Сызыранның тегермәннәре

Әйләндер лә кичке җил белән.

Кыда-кыдагыйлар килергә булгач,

Без көтеп алдык бетен ил белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев