Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшеннәрнең аш-су җыруы

Яр Чаллы шәһәрендә Зилина Николаевадан язып алынган.

Ай ла бәлешләрнең бик кайнары,
Тышларына чыккан майлары.
Җырлап кына кодалар ла сыйлый,
Игәнә буйларының байлары.

Ай ла бәлешләрнең кайнары,
Тышларына чыккан майлары.
Бәлеш ашармын, дип килгән идем,
Җук бит ачарларга җайлары.

Биек тауны менгән чакта
Тая минем кәлүшем.
Җаныемны үбим әле
Тәмле булсын бәлешем.

Әнекәй күлмәк тектергән
Сырмалап та бөрмәләп.
Стопкасы була, дигәч,
Тырышып менәм үрмәләп.

Андый-мондый эш кушсалар,
Ындыр артлап качабыз.
Кеше ясаган бәлешне
Җырлый-җырлый ачабыз.

Су буена төшкән идем,
Җөзеп җөри балыклар.
Оялмыйча ничек үбим,
Карап тора халыклар.

Әби бәлеш пешергән
Комарский кишердән.
Үбәсеңме, үпмисеңме,
Сугамын да төшерәм.

Алмагачның ботагыннан
Атып алдым чәүкәсен.
Кеше ясаган бәлешнең
Эләктердем чәркәсен.

Электр чыбыгы токлы
Пирчәткәсез тотмагыз.
Безнең бәлеш бигрәк тәмле
Телегезне җотмагыз.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Җырлыйк әле бергәлән.
Бер җөз гырам эчәр очен
Меник әле урмәләп.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр дугалар;
Җырлап бәлешләр ачабыз,
Ашасыннар кодалар.

Куян ите тәмле, диеп,
Куяннарны атмагыз.
Безнен бәлеш тәмле булыр,
Телегезне җотмагыз.

«Керәшен җыру әйтә» китабы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев