Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иван Алексеев "Мин - табигать баласы"

Татарстанның Бик матур төбәге - Менделеев районының Иске Гришкин (Бигәш) авылында туып үскән карендәшебез Иван Алексеевның иҗатын тәкъдим итәбез

Автор үзенең "Мин - табигать баласы" дип атлаган китабының кереш сүзендә болай ди: "Мин балачактан ук поэзияне яратам. Үзем  дә шигырьләр язам, алар аша үземнең уй-кичерешләремне, табигатькә булган тойгыларымны, гомумән, тормышка карашымны башкалар күңеленә җиткерәсем килә". 

Иван Алексеевның күп кенә шигырьләрендә табигатькә булган мәхәббәте, аның белән хозурлануы зур урын алган. 

Чишмә

Тау битеннән чишмә агып чыга,

Камышлыкка кереп югала.

Татлы суы, дәртле суы белән

Гөлчәчәкле илне сугара.

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Алтын кояш нурлары.

Эчеп тумас тәмле суларында

Сихри көч бар, тыңла, эч аны!

Җырларында ишетелә сыман

Әби-бабайларның моң-зары.

Челтер-челтер чишмә җырлаганда

Ярсып тибә башлый йөрәгем.

Тик чишмәләр генә югалмасын - 

Шушы минем изге теләгем. 

Туган ягына багышланган иҗат җимешләре дә күп:

Туган ягым

Минем өчен иң зур бәхет -

Гомер итү туган җиремдә.

Кирәк булуыңны тоеп яшәү

Шушы газиз җиргә синең дә.

Кояш чыгып, алсу таң атуын

Каршы алу үзе ни тора!

Туган туфрагыңда шатлык арта, 

Кайгы-сагышлар да онытыла. 

Күкрәк тутырып суласаң

Туган якның һавасын - 

Тәнгә сихәт, җанга рәхәт,

Чиксез шатлык аласың.

Болындагы кошлар җыры

Күңелне дәртләндерә.

Саф, чиста чишмә сулары

Тәнгә көч-куәт бирә.

Кая барсам, сагынып кайтам -

Гашыйк табигатенә.

Менә тагын шигырь яздым

Туган як хөрмәтенә.

***

Кырларында гөрләп иген шаулый,

Кошлар оча биек һавада,

Елгаларда су челтерәп ага,

Дөнья матур, рәхмәт Ходайга. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев