Ишек алкайларым яшел чирәм җыруы
Җан җал иткәндә

Ишек алкайларым яшел чирәм җыруы

"Керәшен зиннәтләре" китабыннан

Ишек алкайларым яшел чирәм,

Утырыплар чәйләр эчәрлек.

Сез, туганнар, белән йөрешергә

Ходай бирсен иде исәнлек.

 

Ишек алларыңны себереп тот ла,

Алма тәгәрәтеп уйнарсың.

Бу җыруларымны исеңдә тот,

Мине сагынганда җырларсың.

 

Агыла ла болыт, ай,  агыла,

Яусын иде болын буенча.

Сез, туганнар, белән йөрешергә

Язсын иде гомер буена.


Нет комментариев