Дарҗа әби җыруы
Җан җал иткәндә

Дарҗа әби җыруы

Керәшеннәрнең җараткан җыруларының берсе

Алма бакчасында чия пешкән тулып,

Ашар идем әчеләй булмаса. (2)

Сагынганнар саен кемгә барыр идем,

Сездәй туганнарым лай булмаса. (2)

 

Килә генә болыт, килә генә болыт,

Җауса иде болыннар буенча. (2)

Сезнең белән безнең җөрешүләр шулай,

Җазса иде гомерләр буенча. (2)

 

Бәйрәмнәрдә генә бәйләр генә идем

Чит-читләре чуклы лай җаулыкны. (2)

Очрашканнар саен сорашыйык әрчак

Исәнлеккәй белән лә саулыкны. (2)  


Нет комментариев