Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җаман сулап калды Гәрдәлем

“Керәшен зиннәтләре” китабыннан

(Озын җыр)

 

Гәрдәле үрләрен менгәч, ай,

Күренә иде аның межасы.

Гөрләп торган Гәрдәлебез иде,

Кая китте аның хуҗасы.

 

Биек тауның ай, башларында, ла,

Ат аунаган биләр бар иде.

Сугышларда үлеп калдылар шул,

Арысландай ирдәр бар иде.

 

Керәшеннең уңган җегетләре

Биек итеп сала өйләрен.

Җегетенә охшап кызлары туган,

Тибрәндереп җырлый көйләрен.

 

Безнең Гәрдәле җегетләренең

Кулларында болан бияләй.

Кызларына карап туеплар булмый,

Челлә аенда пешкән чиядәй.

 

Гәрдәле ауылы киртләч-киртләч,

Киртләчләре бетәр кар беткәч.

Гәрдәле ауылы матур иде,

Ямьнәре бетте шул без киткәч.

 

Гәрдәле ауылы озын урам,

Баш-башына канау казылган.

Без шул Гәрдәледән китмәс идек,

Исемебез ялгыш язылган.

 

Ураккайлар урган, ай, җирләрем,

Печәннәр дә чапкан җирләрем.

Бик нык җамансулап калды инде

Туыпкайлар үскән илләрем.

 

Башларыңа бәйләгән җаулыгың,

Очарларга торган кош кебек.

Җамансулап калды, ай, Гәрдәлем,

Баласын очырган кош кебек.

 

Гәрдәле чиркәүе кыйгач-кыйгач,

Кыйгачына куна сандугач.

Бигрәк матур итеп җырлый идек,

Бер туганнар бергә җыелгач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев