Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Җырчы Альбина Абрамова: “Күрмәүчеләр өчен барлык шартлар бар” (ВИДЕО)

Европада татар җырын таныткан, татар эстрадасына дистәләгән җыры, кызыклы клиплары белән килеп кергән карендәшебез Альбина Абрамованы җырлау манерасы һәм тышкы кыяфәте буенча Диана Гурцкая белән чагыштыралар.

Альбина Абрамова мөмкинлекләре чикле кешеләр исәбендә саналса да, инде 23 яшендә балачагында куйган максатларына ирешеп бара. “Балачакта үз-үземә киләчәк тормышым иҗат белән бәйле булырга тиеш дигән максат куйган идем. Бүгеге көндә минем авыр чакларымда да, шатлыклы вакытларымда да миңа җыр ярдәм итә”, - ди Альбина.

Бүгенге көндә ул республика һәм Россия күләмендә уздырылган төрле җыр бәйгеләре җиңүчесе, (шул исәптән, 2012 елда "Туым жондозы" балалар фестивале лауреаты), Болгариядә узган “Европа Даны” халыкара фестивале лауреаты һәм дипломанты да. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының магистратура бүлегендә белем ала, төрле концертларда чыгыш ясый, артист Вадим Захаров белән эшли, җырлар яздыра, клиплар төшерә. “Авыр мизгелләр буламы, шатлыклы вакытлар буламы - һәрвакытта да аны елмая белеп кичерергә кирәк. Позитив рухта булганда гына барлык киртәләрне җиңеп чыгып була”, - дип саный Альбина.

Җырчыны сәхнәдәге чыгышлары алдыннан бизәндерүче һәм чәчләрен ясаучы да, университетка укырга алып йөрүчесе дә, концертларда сәхнә артында торучысы да әтисе – Иван Абрамов.  “Альбина сәхнәдә вакытта бер-ике кат тулысында тирләп “мунча кереп” чыгам. Анда бит җырыңда ялгышсаң да, тотлыгып калсаң да, югалып калсаң да ялгышлыкны кире кайтарып булмый”, - дип кичерешләре белән бүлеште ул.

Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче карендәшебез күптән түгел “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының “Адымнар тапшыруы героинясы да булды. Тапшыруда Альбинаның остазы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганеева аны махсус методика белән укытуы турында сөйләде. “Кулларын үземнең йөземә куям һәм минем йөзем нинди хәрәкәт ясый, ул аны куллары белән сизә һәм аңлый. Ишетү сәләте бик көчле. Ул бала бик моңлы”, - дип белдерде.

Альбина Абрамова белдерүенчә, бүгенге көндә күрмәүчеләр өчен барлык шартлар да бар. Үзе укый, үзе иҗат итә ул. Һәрбер яшьтәше кебек шундый ук дәресләргә йөри, социаль челтәрләрне  белән актив куллана. “Соңгы көннәрдә интернетка куйган фотосурәт бик күпләрдә кызыксыну уятты. Иҗатта гына түгел, шәхси тормышымда да тик ятмыйм. Минем якын дустым барлыкка килде”, - дип белдерде ул “Туганайлар” газетасына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев