Хәбәрләр

Зәйнең Изге Макарий чиркәве тирәсендә өмә үтте

Өмәгә чыгучылар шактый күп булды һәм алар зур эш башкарды.

Бу, әлбәттә, чиркәү төзелеше күпләр өчен мөһим булуын күрсәтә. Өмәгә килүчеләр чиркәү территориясен җыештыруда тырышлык күрсәтте.

Чиркәү тирәсендә өмә гөрләде
Чиркәү тирәсендә өмә гөрләде

«Изге Макарий чиркәве территориясен җыештыруда актив катнашкан барлык кардәшләребезгә зур рәхмәт. Уртак тырышлык белән чәчәк түтәлләрен тәртипкә китердек, коелган яфракларны җыйдык. Бергәләп чәй дә эчтек, тәмле коймаклар һәм бәлешләр өчен зур рәхмәт. Кояш та елмайды, күңелләргә дә җылылык керде. Ходай барыбызга да ныклы сәламәтлек һәм имин күк йөзе насыйп итсен!», — дип яздылар зәйлеләр.

Эшләгәннән соң  мул чәй табынында
Эшләгәннән соң  мул чәй табынында

Өмәгә чыгучылар зур эш башкарды. Бу, әлбәттә, чиркәү төзелеше күпләр өчен мөһим булуын күрсәтә. Өмәгә килүчеләр чиркәү территориясен җыештыру, трапезнаяны юу һәм чистарту буенча зур тырышлык күрсәтте.

Күңел биреп, теләк әйтеп эшләү - үзе рәхәт
Күңел биреп, теләк әйтеп эшләү - үзе рәхәт

 

Зинаида Иванова фотолары


Нет комментариев