Хәбәрләр

Татарстанлыларны ноябрьда өч көнлек эш атнасы көтә

Ноябрь аенда Татарстан халкын 2026 елдагы иң кыска эш атнасы көтә. Ул барлыгы өч көн дәвам итәчәк, өстәвенә аларның икесе кыска эш көне булачак.

Биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәрге чор аеруча кыска булачак. Татарстанлылар эшкә 2, 3 һәм 5 ноябрьдә чыга. Шул ук вакытта 3 ноябрьдә эш көне, 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көненә туры килү сәбәпле, бер сәгатькә кыскарак булачак.

Тагын бер кыскартылган көн 5 ноябрьгә туры килә, чөнки 6 ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шуннан соң республика халкын ял көннәре — шимбә һәм якшәмбегә туры килгән 7 һәм 8 ноябрь көтә.

Шул рәвешле, ноябрьдәге эш атнасы 2026 елда иң кыскасы булачак: эш көне булырга тиешле биш календарь көндә бары тик өч көн генә эшләргә туры киләчәк.

Гомумән алганда, Татарстанда 2026 елда 244 эш көне исәпләнә. Тагын 121 көн ял һәм бәйрәмнәргә туры килә.

Татар-информ


Нет комментариев