Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районына булган сәфәре турында язды.
Урал тауларны урап
Ерактагы карендәшләребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп, Чиләбе далаларына сокланып, шушы араларда гына чын мәгънәсендә ил гизеп кайтып кердек. Без дигәнем — Мамадыш районы Комазан башы авылының җыр-моңга гашыйк «Карендәшләр» ансамбле түтиләре, район мәдәният бүлеге мөдире, керәшен оешмасының безнең төбәк җитәкчесе Степан Спиридонов, мәдәният бүлеге методисты Роза Галкина, тормышыбыз иминлегенә турыдан-туры җавап бирүче — автобусыбыз йөртүчесе Вадим Нагаев һәм мин — ерактагы якын туганнарыбызны күреп кайтырга күптән хыялланган Лидия Пасыева идек.
Иртәнге сәгать 5тә, Аллага тапшырып, Мамадыштан олы юлга кузгалдык, мең чакрымга әз генә тулып җитмәгән ерак юлга.
Чаллыга барып җиткәнче, юлаучыларымның моңа кадәр таныш булмаганнары белән дә танышып беткән идем инде. Ышанасызмы, юл буе җырлап, күңел ачып баргач, ярты тәүлеккә сузылган юлыбыз тамчы да озын тоелмады. Гармунчы Станислав дәдәй Сергеевның бер белмәгән көе дә юк икән! «Сарман вальсы»н, «Ямьле безнең Минзәләбез» көен, «Актаныш таңнары»н, «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», «Уфа юкәләре» кебек җырларны кайсы тирәдә җырлап узганыбызны чамалагансыздыр инде.
Минем күңелдә укучы чагыбызда музыка дәресләрендә яратып җырлый торган «Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге» дигән бию көе искә төште, кызганыч, автобуста биеп булмый шул. Агыйдел күперен чыкканда «Карендәшләр» керәшен җыруларында Агыйдел исеме кергән куплетларны барлады. «Менәргә иде Урал тауларына» дип сузып җибәрде Степан Петрович мәгърур таулар янына җиткәч. Озын юлыбызның ни өчен кыска тоелганын аңлап алгансыздыр, дип уйлыйм.
Магнитогорск шәһәре яныннан узганда күңелемне моңсу уйлар биләп алды: репрессия елларында бик күп туганнарыбыз шул шәһәргә сөрелгән безнең, гомердә бер тапкыр да күрешмәгән туганнар... Владимирдан Пасыевлар бик күп анда. Магнитогорск каласында Пасыев фамилиясенең Пасук, Пасый (Праскофья) исемле тол солдат хатыны исеменнән ясалганын каян белсеннәр? Шуңа да фамилияләрнең күбесе русчага тартым Посеев, Посыловка әйләнеп беткән.
«Туган ягыма сәлам әйтегез!»
Берничә ел элек «Бәрмәнчек» ансамбле артисты, туганым Елена Григорьева аларны табып, күрешеп, аралашып кайткан иде. Кире кайтып, күрешеп була торган җиргә сөрмәгәннәр икән мескенкәйләремне. Ерак юлларда ниләр генә күрмәгәннәрдер дип хәйраннар калдым. Машиналы, асфальтлы юллар турында сүз бармый бит.
Уйларымнан айнырга өлгермәдем, комазанбашлылар: «Ай-гай керәшеннәр, ай-гай керәшеннәр, Гөмбәй буйларында җәшейләр», — дип җыр сузганда автобус тәрәзәсеннән «река Гумбейка» дигән юл билгесе күренә иде. Шулай итеп, Фершанпенуаз исемле посёлокка, Нагайбәк округы үзәгенә килеп кердек. Кич җиткән, тәрәзәдә утлар кабынган иде инде. Гостиницага урнашып, тамак ялгап алгач, аякларыбызны сузып, яту ягын карарбыз инде, дигән идем, кая ул!? Төн уртасы җиткәнче күңел ачтык: җырладык, биедек, Комазан башы ягы керәшеннәренең мәзәк хәлләрен тыңлап көлештек.
Икенче көнне үзебезне тыгыз эш программасы көтеп тора иде. Автобуска төялешеп, Парижга киттек. Күрше авыл Париж хәтле Париж исемен йөртә. Авыллар чынлап та «күршедә» генә икән монда! Торак пункт аралары «нибары» 60-70 километр! Монда хәтле килгәч, ничек Парижга бармыйсың да, Эйфель башнясы янында фотога төшмисең инде? Монда да ансамбль түтиләре Парижның «пыяла күкәй тәгәрәткән» җырын искә төшерми калмады.
Авылда яныбызга саф татарча сөйләшүче бер ханым килеп җитте: «Татарстаннан килдегезме? Бездә дә концерт куеп китәсезме? Балык Бистәсе районы Күки авылыннан Рәхилә исемле булам мин. Яшь вакытта апам янына дип, Магнитогорскига килеп урнаштым, кияүгә чыктым. Авыл җирендә яшисе килгәч, Парижга килеп урнаштык. 3 елга бер ничек тә кайтып килә идек әле, олыгаябыз. Туган ягыма сәлам әйтегез!» Сөенә-сөенә: «Әйтәбез, Усалидан мин!» – дидем, безнең бит 1958нче елга кадәр районнарыбыз уртак - Кызыл Йолдыз исемле булган.
«Арумысыз, тыуганнар!»
Чиләбедәге карендәшләребезгә килеп җитүебезгә Ходай үзе дә шатланды, булса кирәк. Иртәгә ноябрь дигән көн булуына карамастан, кояш якты нурларын сибеп, даланы алтын төскә күмде, урамда өс киемнәрен салып атарлык җылы һава белән иркәләде. Нагайбәк җирләре күлләргә бай икән. Горур аккошлар белән янәшәдә кыр казлары, кыр үрдәкләре йөзә: «Дуслык менә нинди була ул», — дигән кебек, «аңлашып» яшиләр, бергәләп йөзәләр икән. Дала буйлап йөрүче ат көтүләре, анда-санда килеп чыгучы кыр кәҗәләре табигать матурлыгына аерым ямь өсти иде.
Фершампенуазда безне «Арумысыз, тыуганнар!» — дип каршы алдылар.
— «Ай әле бик җыракта идек без,
Җид(е)йөз чакрым җирдән килдек без,
Ак калпакның тагылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы» …
Иҗтимагый форум да «Арумысыз, тыуганнар!» исеме белән узды. Шушы җирдә гомер кичергән керәшеннәрнең тарихы, бүгенгесе, киләчәге турында округ җитәкчелеге, Чиләбе, Магнитогорск университетлары галимнәре чыгыш ясады. Төп максат: мирасны яшьләргә тапшыру, телне югалтмау, тамырларыңны белдереп, халкың үткәненә мәхәббәт тәрбияләү.
Безнекеләрне, мамадышлыларны, бик яраталар икән биредә. Монда Степан Петровичны белмәгән кеше дә юк. Кул биреп күрешкәнче, кочаклап алалар үзен. Елга бер мәртәбә безнекеләр бара, ничә еллар инде Питрауга ерак юлларны якын итеп, алар килеп җитә шул.
Иҗтимагый форумның конкурс-фестиваль өлеше кич белән Кассель посёлогында узды. Биредә җыелган нагайбәк фольклор коллективларын шаккаттырып, культура йортына керә-керешкә безнекеләр җыр сузды:
Кара урманнарның да уртасында
Каеннардан бура бурадым.
Иртәләрдән торып, төш юрадым,
Сезне күрергә дип уйладым.
Түбәндәге җыр сүзләре биредә бигрәк урынлы, туры мәгънәдә яңгырап, күземнән яшь бөртекләре бәреп чыкканын үзем дә сизми калдым:
Ай килдек без, туганнар, ай килдек без,
Агыйделләр кичеп лә килдек без.
Агыйделләр кичеп, суын эчеп,
Бер күрешер өчен дә килдек без.
Мария Андреева җитәкләгән «Карендәшләр» фольклор ансамбле әлеге чараны бик күтәреп җибәрде, бәйрәм төсе өстәде. Мин аларның репертуарына сокландым: фойеда да, ризык тәкъдим иткәндә дә, сәхнәдә дә җырларын бер тапкыр да кабатламыйча, төрледән төрле керәшен җырларын сиптеләр. Кунак сыйлау, туганлык-кардәшлек, бер-береңне якын итү, чит җирдә яшәүче халкыбызга хөрмәтне чагылдырган җырлар бик күп шул ул бездә.
Бертуганнар — Матрёна Павлова белән Тамара Шәйхетдиноваларда кунак сыйлау җыруларының, халыкча әйтсәк, чуты да юк бугай. Бу түтиләр җырларын кемнәрдәндер язып алып, хәзер генә ятлап җырламыйлар икән. «Кунакларда әниләр җырларын искә төшереп җырлыйбыз, яшь вакытта сеңдереп истә калган җырларыбыз алар», — дип сокландырдылар.
Адашлар Зоя Спиридонова, Зоя Ивановалар көчле тавышлары белән һәр җырны күтәреп алалар, аны көчле итәләр. Галина Уразлинаның иптәшләреннән яшьрәк булса да, бөтен җырны белүенә сокландым. Роза Галкина якташларының һәрбер җырын, үзенчәлекле башкару алымнарын, биюләрен белә. Безнекеләр әлеге чараны шактый җанлы итте.
Чиләбе өлкәсендә 11 керәшен авылы бар икән. Аларда да, нәкъ бездәге кебек, туган тел, үсеп килүче буынның халык традицияләрен белмәү проблемалары бар. Мәктәптә туган тел укытылмау бигрәк тә начар, ләкин бер яманның бер яхшысы дигәндәй, биредәге керәшеннәр үзләренең сөйләм үзенчәлекләрен саклаганнар.
Конкурста чыгыш ясаган җирле коллективлар турында нәрсә әйтә алам? Борынгы җырларны җырлыйлар, укучы балаларга өйрәтәләр, өлкән һәм урта буын туган телләрен беләләр. Укучылар белән бергәләшеп чыгыш ясаган коллективлар да булды. Күп тавышка оста җырлыйлар. Бу чиркәү йогынтысына да, элек казаклар сословиесендә торганлыклары белән дә бәйле, күренеп тора. Халык бик ачык, кунакчыл, үз туган җирләренең патриотлары.
Кайтыр юлыбыз – төнге юл иде. Көне буе җырлап-биеп, Чиләбе, Магнитогорск һәм Россия1 телевидениеләренә интервьюлар биреп арган якташларым йоклап кына кайтыр инде дип уйлап, нык ялгышканмын. Юк, һәркем үз уенда, һәрберсе үз дөньясында иде.
Минем уйларым үткәнебезгә, тарихи вакыйгалар чорына күчте: Урал якларыннан килеп, күпме халыкны үз артыннан ияртеп, Казан шәһәренә килеп җиткән Емельян Пугачев, башкорт халкының милли герое Салават Юлаевларының атлар белән узган юлларыннан йөреп кайттык бит. Чиләбенең керәшен авылларына килеп, Чия башында туып-үскән якташыбыз, агартучыбыз Василий Тимофеевның бертуган энесе, священник Игнатий Тимофеевның шушы җирләр чиркәүләрендә служить иткәнлеген уйлап, ул йөргән җирләрне күреп кайтуыма сөендем.
Бердәнбер изгебез, Ылыя кешесе, священник Петр Гавриловларны репрессия елларында ерак Алтай җирләренә шушы юллардан озатканнарын күз алдына китереп моңсуландым. Әни әйтмешли, тузга язмаганны уйларга миңа куш инде.
Мамадышыбызга кайтып, автобустан төшкәндә иң жәлләгән кешем — төне буе руль артында кайткан Вадим Нагаев иде. Аңа карагач, бөтен кызганганнарым юкка чыкты: ул һаман шат күңелле, ерык авызлы, көр кәефле һәм бик «свежий» иде әле, әйтерсең төне буе йоклап, ял итеп кенә кайткан.
Ерак Чиләбе өлкәсенә баруны оештырган җитәкчеләребезгә, анда безне якты йөз, тәмле сүз белән каршы алып, кунак иткән карендәшләребезгә зур рәхмәт. Әлеге сәфәребез күңелләрдә озак сакланыр әле.
Лидия Пасыева,
Мамадыш.
Нет комментариев