4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 2005 елдан башлап билгеләнүче әлеге дата - төрле халыкларның бердәм булып яшәвен искә төшерү өчен матур сәбәп.
Халыклар бердәмлеге көне — календарьдагы дата гына түгел, бәлки халыкның чын көченең берләшеп тууын искә төшерү. Илебез тарихы күп тапкырлар шуны исбатлады: иң авыр заманнарда нәкъ менә бердәмлек теләсә нинди сынауларны җиңәргә ярдәм итте.
Иңне-иңгә куеп яшик
Зәйнең Сәвәләй мәдәният йорты хезмәткәрләре Энергетик мәдәният йорты янындагы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертында катнаштылар. «Күп милләтле җәмгыятебездә бер-беребезне хөрмәт итү, якыннарыбызга ярдәм итәргә әзер тору безне көчлерәк итә», — ди мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.
«3 ноябрь көнне Якты Күл мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне, «Россия көче бердәмлектә!» патриотик сәгате белән билгеләп үтелде. Бердәмлек ул — төрле милләттән булган, төрле карашлы, төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләренең гомуми, бөек максат өчен иңне-иңгә куеп яши алуы. Мәдәният йортыбызда узган чарада бу мөһим бәйрәм тарихыннан кызыклы фактларга чумдык, мавыктыргыч викторинада катнашучыларның эрудициясен тикшердек һәм чын мәгънәсендә безне нәрсә берләштерүе һәм көчле итүе турында рухи әңгәмә уздырдык», — диде мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.
Кукмара районынындагы Село-Чурада Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Без бердәмлектә — көчле!» дип исемләнгән тематик кичә үткәргәннәр. Чарада катнашучы балалар «Россия — уртак йортыбыз» дигән китап күргәзмәсе белән танышканнар, туган илгә багышланган шигырьләр укыганнар һәм бердәмлек, дуслык турында халык мәкальләрен искә төшергәннәр.
Арча районының Сардаял авылы мәдәният йортының "Олык марий«фольклор ансамбле, Пөшәңгәр күпфункцияле үзәге һәм Сәрдәбаш авыл клубы коллективлары очрашып, тамашачыларга күңелле бәйрәм бүләк иткән. Керәшен, татар, марий, рус җыру-биюләреннән торган уртак концерт бәйрәмнең төп идеясен ачык күрсәткән: бердәмлек халыкның бер-берсенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт йөзеннән туа.
Татулыкны түгәрәк уенда күрсәттек
Чистай районының Бахта авылында Халыклар бердәмлеге көненә «Дуслык тылсымы» фольклор бәйрәме гөрләгән. Мәдәният йорты хезмәткәрләре: «Безнең авыл клубында искиткеч җылы, шатлык һәм берләшү атмосферасы хөкем сөрде! Зур түгәрәк уенда катнашып, үзара дуслыгыбызны күрсәттек.
Халык җырлары моңы астында, кулга-кул тотынышып, өлкәннәр һәм балалар бердәм биюдә әйләнделәр. Бу искиткеч тамаша булды — авылдашларыбызның төрле буыннарда бер булып, ата-бабаларыбыз традицияләрен дәвам итеп яшәвен күрү үзе бер сөенеч», — диделәр.
Башкортстанның Бакалыдагы керәшен авыллары районда узган Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашкан. Мәдәният йорты фойесында Россия халыкларының бердәмлеге елына һәм Башкортстан Республикасында зур һәм тату гаилә елына багышланган тематик күргәзмә эшләгән.
Фотолар мәдәният йортларыннан.
Нет комментариев