Хәбәрләр

Мәләкәстән Трофимовлар гаиләсе: «Әти-әнинең үз-үзен тотышы бала өчен үрнәк»

Тукай районының Мәләкәс авылында яшәүче Лидия белән Венер Трофимовлар язмыш сынауларына бирешмичә, 23 ел бергә парлы бәхетле тормыш итәләр.

Язмыштан узмыш юк

Лидия Ильинична — Борды кызы. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, балта остасы була, ул салган йортлар хәзер дә авылны бизи. Сугыштан кайткач, ул Зәй районының Кабан-Бастырык авылы кызына өйләнгән. Лидия 9 бала арасында сигезенчесе. Бүгенге көндә төп йортта дәдәсе яши, авыру сеңелләрен карый.

Лидия авыл мәктәбен тәмамлап, Чаллыга китә, заводка урнаша. Шунда Сарман егете заводта эшләүче, югары белемле белгеч Ленар белән таныша.

«Бер ел чамасы очрашып йөргәннән соң, өйләнештек. Читтән торып Алабугага мәдәни-агарту училищесына укырга кердем. Укып бетерә алмадым, кызыбыз Эльмира туды. Кызыбызга 10 ай иде, Ленар чирли башлады. Яман чир булып чыкты. Операцияләр кичерде. Сөенеп озак яши алмадык. Апрель башында, 29 яшендә, Ленар мәңгелеккә күчте. Кызыма 1яшь тә 10 ай, ә мин 25 яшьлек тол хатын. Аны югалтудан ничек газаплануымны сөйләп аңлатырлык түгел. «Балам бар» дип сабыр итәргә тырыштым», — диде Лидия.

Ленар белән Лидия бергә нибары 4 ел яшәп калалар. Иренең туганнары белән араны өзми, бүгенгәчә, аралашып, кунакларга йөрешеп яшиләр.

Икенче тормыш

Лидия уйчан гына сөйләп китте:

«Кызым белән икәүләшеп Чаллыда сигез ел яшәдек. Ялгызлыкны дошманыма да теләмәс идем. Шулай бервакыт Мәләкәстәге яшьлек дустым Нәзирәгә кунакка баргач, күршесе Рая мине энекәше Венер белән таныштырды. 5 минутлап сөйләшеп утырдык.  Матур гына ир-егет. Тик, бот төбеннән үк, сул аягы юк».

Венер әнисен ялгыз калдырмас өчен, авылда калган. Колхозда эшләгәндә комбайнга эләгеп, 20 яшендә аягын өздергән. Лидия белән танышканда Венер өйләнеп аерылган була.

«Берничә күрешкәч, әнисе янына авылга кайттык. Иске генә йортта яшиләр, яңа йортка нигез салынган. Аягында протез булса да, «Ока» машинасын йөртә, колхозда эшли, ипле, тырыш. Бигрәк тә балама мөнәсәбәте ошады. Балалы хатыннарның үз җимешләрен әниләренә калдырып, кияүгә чыгуларын бөтенләй аңламыйм. Беренче чиратта, баланы бергәләп тәрбияләрлек кеше табарга кирәк. Венер нәкь шундыйлардан», — дип хатирәләрен яңартты Лидия Ильинична.

Шулай итеп, Лидия бер елдан соң, кызы белән Мәләкәскә, Венер янына яшәргә кайта.

Иң мөһиме, гаделлек

Бергә яши башлыйлар, йорт төзеп чыгалар. Уртак уллары Артур туа. Аңа хәзер 22 яшь.

«Әни белән 20 ел яшәп калдык, сабыр кеше иде. 95 яшендә китте бу дөньядан. Аның да язмышы катлаулы. Әтигә ул икенче хатын булып килә. Әтинең хатыны ике баласының берсен — Мишаны калдырып киткән. Бием үги малае Мишаны да үз баласыдай үстерә. Үзләренең өч балалары туган. Әти-әнинең үз-үзен тотышы бала өчен үрнәк. Аллага шөкер, 23 ел бергә яшәп, бер-беребезгә тавыш та күтәргәнебез юк», — диләр Лидия белән Венер.

Балалары да хезмәткә өйрәнеп үсәләр. Эльмира мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Мәләкәс егетендә кияүдә, Чаллыда яшиләр. Балалары София һәм Захар үсеп килә.

 Лидия һәм Венер Трофимовлар
 Лидия һәм Венер Трофимовлар 

Авылның үз рәхәте

Китапханәче буларак, Лидия авылның барлык җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтә. Җәйге ял вакытында күршеләр бәйрәме үткәрә. СВОдагыларга ярдәм әзерләүдән дә читтә калмый.

«12 кешелек төркем төзеп, окоп шәмнәре ясадык, мендәрләр тегәбез. Файдалы үләннәрдән чәйләр киптереп озатабыз. Волонтёр түтиләрне үлән чәе җыярга урманга Венер алып бара. Бәйрәмнәргә бүләк җыйганда, машинасын кыңгыраулар белән бизәп, урам әйләнәбез, бәйрәмдә утырырга эскәмияләр ясый. Ял итәргә чит илгә чыгарга да җай табабыз. Бәйрәмнәрне йоласына туры китереп үткәрәбез. Үлгәннәр өстенә зиратка гаиләбез белән барып, җыештырабыз, — ди алар.

Авылда калырга теләүче яшьләргә киңәшләрен дә җиткерделәр.

«Уңайлыклар бар, суның салкыны гына түгел, кайнары да өйгә кертелгән, пичне утын белән ягасы түгел, шәһәр квартирыннан да шәбрәк. Мәләкәстән шәһәргә 10 минутлык юл. 11 еллык мәктәп, бакча, хореография фольклор төркемнәре... Эштән, укудан кайтып, телефон тотып утырмыйлар, физик хезмәт белән шөгыльләнәләр».

«Венер абыйга әти дисәм ярыймы?»

Бу тормышта әйткән сүзнең дә, хыялның да чынга ашуын исбатлап: «15 яшьләр тирәсендә Мәләкәскә килгәндә хыялланып, «Их, нинди матур, шәһәргә якын! Кияүгә чыгып, шунда яшәсәң иде» дигән сүзләрем, бирегә килен булып төшкәч хәтеремә килде. Чын күңелдән әйтелгән бу теләгем урау юллар белән булса да тормышка ашты, — ди Лидия

«Бәлки сүзем сәеррәк тә тоелыр, тик кайчандыр, язмыш кушуы буенча, Венерның хатыны ташлап киткәнгә сөенәм. Югыйсә, миңа мондый алтын ир эләкмәс иде. 23 ел яшәп, ялгыш кына да, нигә аңа кияүгә чыктым икән дип уйлаганым юк. Бер аяклы гына булса да, олы җанлы, мәрхәмәтле, уңган ул!

Венерга 40 яшь тулган көнне 18 яшьлек кызы: «Мама, Венер абыйга әти дисәм ярыймы?», — дип сорый. «Әллә нишләп киттем, күңелем тулды. «Әлбәттә», дидем дә, эшебезне дәвам иттек» дип сөйли Лидия.

Өстәл янына утыргач, Эльмира аны «папа» дип котлый. Венер күз яше белән: «Бүген минем өчен иң зур бүләк — шушы йомшак кына «папа» дигән сүз булды», — дип әйтә.

Бала еллар дәвамында үзенә карата булган бар җылылыкны тоеп, беркем сүзенә карамыйча, йөрәгеннән өзеп әйтте әти сүзен».

Трофимовлар гаиләсе
Трофимовлар гаиләсе

Фотолар шәхси архивтан


Нет комментариев