Хәбәрләр

«Казансу» ансамбле «Казан сөлгесе»нең II дәрәҗә премия лауреаты булды

Казанда 28–30 август көннәрендә «Казан сөлгесе» XI Халыкара фестиваль-конкурсы узды.

Фестиваль-конкурс Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәренә багышлап оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге оештырды. Өч көн дәвам иткән чарага Татарстанның төрле районнарыннан һәм башка төбәкләрдән катнаштылар. Фестивальдә балалар да, өлкәннәр дә халык җырларын һәм милли биюләрне башкарып, үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте.

Катнашучылар арасында «Казансу» керәшен фольклор ансамбле дә бар иде. Алар фестиваль-конкурсының 2нче дәрәҗә премия лауреаты дип табылды. 

«Казансу» фольклор ансамбле җитәкчесе –  Павел Александров. 

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк 


Нет комментариев