Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр: алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр...
Нинди милләт һәм дин тотуына карамастан, барлык олы яштәге кешеләргә яшьләр игътибар юнәлтеп, хөрмәт белән карарга, аларны яратырга һәм мөмкинлек булганда ярдәм итәргә тырышырга тиеш. Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шушы уңайдан, Кукмара районының Түбән Чура авыл клубында өлкән буын өчен «Күңелләрдә җылылык булсын» исем астында бәйрәм кичәсе уздырылган.
«Кичәбез өлкәннәрне котлаудан башланды. Авылыбызның әби-түтиләрен, бабай-дәдәйләрен котларга дип җирлек башлыгы Айрат Вагизович та килеп, өлкәннәргә җылы теләкләрен җиткерде. Хөрмәткә лаек өлкәннәребезне котлап, хезмәттәшләрем, балалар һәм авылыбызның моң иясе Альбина Степанова катнашында бик күңелле матур концерт куйдык. Күңелгә якын җырлар, дәртле биюләр, өлкәннәргә багышланган матур шигырьләр яңгырады. Чәй өстәле артында өлкәннәребез бер-берсе белән аралашты, уенда катнашты, җырлап — биеп яшьлекләрен искә алдылар. Безгә бик зур рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Килгән һәм бу көнне онытылмаслык иткән һәркемгә рәхмәт!», — диде Наталья Миронова.
Менделеевскиның Иске Гришкин авылында ветераннарны һәм пенсионерларны өйләренә барып бәйрәм белән котлаганнар.
«Гади игътибардан һәм җылы сүзләрдән аларның йөзләре яктырып китүен күрү бик күңелле. Эшебезне дәвам итәбез, чөнки якыннарыбызның шатлыгы — иң зур бүләк», — дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Алексеевскиның Кызыл Баран авылы мәдәният йортының халык фольклор коллективы Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә чын бәйрәм бүләк иткән.
«Әлеге концерт өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды һәм тамашачылар өчен якты истәлекләр дөньясына чын сәяхәткә әйләнде. Әби-бабайларның йөзләрендәге елмаюлардан күңелләргә җылы булып китте — бу очрашу иҗатның чикләр һәм яшь белмәвенә иң яхшы дәлил булды. Бу очрашуның җылысы интернатта яшәүчеләрне озак вакыт дәвамында җылытып торсын!», — диде Кызыл Баран мәдәният йорты җитәкчесе Венера Анисимова.
Балык Бистәсенең Бирдебәк авылы клубында иҗади, күңелле һәм җылы очрашу үткән.
«Огонек» һәвәскәрләр клубына йөрүче уңган һәм яшь күңелле өлкәннәребез белән бергәләп, бакчаларда үскән көзге яшелчәләрдән искиткеч матур экспонатлар ясадык. Кабаклар, бәрәңгеләр, кишер һәм чөгендерләр олыларыбызның алтын кулларында әкият каһарманнарына һәм күз явын алырлык сыннарга әверелде. Клубыбызда шушы иҗат җимешләреннән бик матур көзге күргәзмә оештырылды", — дип яздылар.
Нет комментариев