Литературные произведения

Клара Булатованың «Әдрәс бишмәт, буй бистәр» хикәясе

Клара Булатованың «Келәү» китабыннан.

«Бәрәңге артыннан күрше керәшен авылына»

«Юк инде ул, атның рәтлесен Сөббух кебек малай-шалайга ышанып тапшыралармы соң?! Атның рәтле дигәне шул председатель үзе җигә торган Күк Ала гынадыр. Шулай булмаганда баш кунних Сәләхи бабайга да Усай урманыннан утын алып кайтырга карт алаша гына калмас иде...» Сөббух күтәрәмгә калган Кола бияне җигеп азапланганда шулай уйлап юатты үзен.

Ул бүген күрше керәшен авылыннан симәнәгә бәрәңге алып кайтырга тиеш. Быел Чыршылының үзендә бәрәңге запасы февральгә кадәр дә житмәде. Булса шул Исрафил Хәдичәсендә генә калгандыр. Ул каруннан кыш көне бер чеметем кар да ала торган түгел! Ләке керәшеннәре белән җиңелрәк килешеп була. Ни гаҗәптер инде, икесе ике районга караган булсалар да, бу ике авыл арасы дүрт-биш чакрым гына. Ә бәрәңге уңышы икесендә ике төрле: Ләке каерып ала, Чыршылы буш баз тотып кала. Алай гына да түгел: Чыршылыда яхшы суган шул бер Закирҗан бабай бакчасында гына үсә. Ләкедә — йорт саен диярлек.

Җир кардан ачыла башлау белән, Мәтүр карчык оныклары Чыршылыга яшел суган сатарга килә башлыйлар. Сөббухның Галимә апасы әллә ничә тапкыр тавыкның оясыннан төшкәнен көтеп торып, күкәй алып чыкты бер бәйләм суган алыр өчен. Зәңгеләгә файдасы бар, диләр бит яшел суганның. Үзләре дә үстерә алырлар иде бит, югыйсә. Нишләп чәчмиләрдер — Сөббух белми.

«Узып булмастай Олы Чокыр»

Кола бия Олы Чокырга җитәрәк бөтенләй тискәреләнә башлады. Әз генә су саркый башлаган җепшек карга баса да алга ыргыла, күкселләнеп торган юл кырыена чыга да тагы да тирәнрәк бата, егылмаса ярар иде. Каршыда Ләке ягыннан килүче бер кыз бала пәйда булды. Кыз Олы Чо- кырны әйләнеп үткән. «Турыга юл өзелгән, Урсай урманыннан ташу төшә башлагандыр. Ат белән дә үтә алмассың, кире борыл», — диде ул.

Юк инде, Сөббухка кире борылырга ярамый! Кушылган эшне җиренә җиткермичә калдыра торган егет түгел ул. Турыга чыга алмаса, шушы бәләкәй кыз салган эз буйлап әйләнеп үтәр Олы Чокырны.

Кыз Кола бия салган чана эзеннән Чыршылыга таба юлын дәвам итте, Сөббух кызның күтәртмәле чабатасы чиккән вак-вак шакмаклар өстеннән Ләкегә таба китте. 

Олы Чокырны үтә алмады ул... Әйләнеп тә узып булырлык хәлдә түгел иде шул җенле чо кыр. Өстәге эремсәр карның алдавыч икәнлеген Сөббух бичара Кола биясе муеныннан бата баш лагач кына аңлады. Үрәчәле чана да алама торыпшаны гына ташу өстендә калдырып төпкә китә башлагач, малай атның койрыгынасылынып тыпырчына-тыпырчына аның биленә үрмәләде. Әмма Чоңгыл упкын шул кадәр тирән, ташу суы шул кадәр кайнаучан-каудар, хәлсез бия берни эшли алмый, түбәнгә таба йотыла гына бара иде.

«Ат үтереп, сыер түли»

Сөббух куркуыннан башта туңганын, өшегәнен сизмәде. Тирә-юньдә һичнинди җан иясе юк, ниткән каһәрле нәрсә чыгарды соң аны бу юлга?! Әле яши дә башламаган Сөббухның гомере шушы чоңгылда өзелеп калыр микәнни? И Аллам! Сугыштан исән кайтса, әтисе иң элек: «Олы малай кайда соң?» — дип сорар инде. Әнисе ни дияр? 

Кинәт күктән иңгән шикелле бер тавыш ишетелде: «Абый, абый, дим! Болай таба йөз, болай таба! Мә, тотын, тотын, дим бистәр башына! Монда каты, монда җир!» Сөббух каршына әле яңа гына җәяүле сукмактан Чыршылыга таба киткән кыз борылып килгән иде. Ул чиккән бистәргә төреп куенына тыккан кабыклы бәрәңгесен әдрәс бишмәтенең кесәсенә күчергән, башындагы сәрпингә яулыгын бистәренә кушып бәйләгән.

Шул коткаргыч кыллы бауның төенле очын бата-калка суда үлем белән тартышучының алдына ыргытты да, я, читенә түше белән ятып, терсәкләренә таянып тарта башлады. Үзеннән гәүдәгә ике тапкыр зур малайны кием-салымына сеңгән, ябышкан карлы-бозлы су авырлыгы белән ничек тартып чыгаргандыр — Зина аны гомер буена да аңлый да, аңлата да алмады.

Чоңгылда батып үлгән Кола бия өчен Җәмилә апаларына соңгы сыерын саттырып түләттеләр. Чыршылы, Ләке яшьләре сугыштан соңгы елларда кичке уеннарда:

Тимпа-ира-тира-тура,

Тимпа-ира-тира-тур.

Ат үтереп, сыер түли,

Колхоз егете бит ул,- дип җырлыйлар иде.

«Ике яшьнең гомер юлларын бергә бәйләде»

Сөббух ул яздан соң байтак вакыт ютәл белән интекте. Айлар буена урын өстендә яткан чакларында аның иң олы куанычы — Зинүк килгән көннәр була иде. Ничектер шулай килеп чыкты инде, чоңгылда коткарып калган бу егетне кыз башта кызганып-жәлләп, ә аннан соң йөрәк тартылышы белән үз, якын итте. Туганнарча, дусларча туган һәм җиде ел буе дәвам иткән бу эчкерсез якынлык чынчынлап олы мәхәббәткә әверелеп, ике яшьнең гомер юлларын бергә бәйләде. Әнисеннән ишетеп үскән:

Биек тауның башларында

Әдрәс кибете кемнеке?

Әдрәс килмәс, яулык чөймәс,

Калфак кияр безнеке, 

дигән такмак-җырны Сөббух үзенчә үзгәртте.

Әдрәс бишмәт, бүз бистәр,

Егет батса, кыз нишләр?

Зинүк белде нишләрен,

Җәлләмәде бистәрен,

Зәңгәр бистәр чуклары

Әҗәлемнән коткарды,

дип җырлый торган иде.

Клара Булатова
Клара Булатова

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев