Ул Зәй районының Урта Баграж авылында туган. Зәйнең үзендә яши.
Бүгенгедәй күз алдымда тора,
Онытылмас мәктәп еллары,
Озын коридорлар... парталары...,
Ишек алды, мәктәп юллары.
Бүгенгедәй күз алдымда тора,
Тәнәфестә тузан очканы.
Дәрес башланганда — коридорлар,
Тынып кала иде очкыны.
Бүгенгедәй күз алдымда — истә,
Укытучы апа кергәне,
Торып, исәнләшеп-көтәбез:
Утырыгыз, балалар; — дигәнен.
Бүгенгедәй күз алдымда тора,
Димәдек без буран-салкын дип.
Җәяү йөрдек җилгә каршы, яңгырда да,
Зарланмадык «сумкам авыр» дип.
Үтте инде артта калды андый чаклар,
Бик нык алга китте замана.
Җәяү йөрми бер бала да хәзер,
Йөртә һәр баланы машина.
Иске мәктәп, һәрчак уебызда,
Үткән тарих истә калырлык.
Укытучы апа-абыйларны,
Сокланып бит искә алырлык.
Рәхмәтне өеп бирсен сезгә,
Укытучы апа-абыйлар.
Биргән белем белән укучыларыгыз,
Туры юлдан алга атлыйлар.
Укытучыларым сәламәтлек белән,
Изге тормыш белән яшәгез.
Хөрмәт тулы, бәхет белән,
Кадерлеләр булып яшьнәгез.
Валентина Николаева-Боярова
Нет комментариев