Төрледән-төрле

Глинтвейн рецепты

Көзге салкыннарда тиз генә җылынып алырга кирәк булса, глинтвейн эчемлеге бик кулай.

Кирә булачак: виноград / чия / алма согы 1 литр; карлыган / клюква морсы 2 стакан; корица 1 таякчык / 1 чәй калагы төелгәне; төелгән имбирь ярты чәй калагы; гвоздика 3-4 штук; бал 2 аш калагы; бизәк өчен апельсин, алма кисәкләре

Сайлап алынган сок белән морсны бергә кушарга, тәмләткечләрне салырга. Гвоздиканы ахырдан салу яхшырак, алай ул хуш исен озак саклап калачак. Эчемлекне салмак утка куярга, ләкин кайнатып чыгармаска! Кайнап чыгар алдыннан уттан алып куярга. Бизәү өчен апельсин, алма кисәкләрен салып, кайнар килеш эчәргә.

Гомүмән, глинтвейнның төрле рецептлары бар: аңа шулай ук кызыл шәраб, су, шикәр, кардамон, бадьян, борыч, әнис, мускат кушалар. Ләкин хәмер кушмыйча да, бик тәмле килеп чыга. Иң мөһиме — кайнатып чыгармаска, бөтен витаминнары үзендә калачак.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев