Хәбәрләр

Людмила Лукина «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесенә лаек булды

6 октябрьдә Кайбыч районы мәдәният йортында бәйрәм концерты һәм укытучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Людмила Лукина «Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Людмила Николаевна 1969нчы елның 17 сентябрендә Хуҗа Хәсән авылында туып ускән. Шушы авыл егете Михаилга кияүгә чыгып 1988 елда Хуҗа Хәсән урта мәктәбенә эшкә урнаша.

«Пионервожатый булып эшли башладым. Декрет ялыннан соң 3 ел „Аленушка“ балалар бакчасында эшләдем. 1995 елда башлангыч класслар укытучысы булып мәктәпкә эшкә күчерделәр. 28 ел башлангыч класс укучыларына белем бирдем. Хәзерге вакытта татар теле укытучысы булып эшлим. Педагоглык хезмәттә инде 38 ел. Бер ул һәм 1 кыз үстердек. Кызым Валентина да минем юлны сайлады. Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли», — дип үзе турында сөйләп үтте Людмила Николаевна.

Людмила Николаевнаны лаеклы югары бүләге белән котлыйбыз!

Людмила Николаевна мәктәптә
Людмила Николаевна мәктәптә

Фото:Хуҗа Хәсән мәктәбеннән.


Нет комментариев