Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасында төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән, намуслы хезмәтләре белән танылган карендәшләребез дә күп.
Электрон мактау тактасы — республиканың иң яхшы хезмәткәрләрен мактауга кую өчен махсус булдырылган заманча цифрлы проект. Ул совет чорындагы традицион Мактау такталарының яңача, интернет-форматы. Электрон мактау тактасы 2026 елның 1 маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелды.
Күптән түгел ачылган Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына 15 мең 300гә якын кеше кертелгән. Әлеге Электрон мактау тактасында карендәшләребез дә күп. Республика керәшен оешмасының 5 идарә членының да Мактау тактасына кергәнен язган идек.
Бүгенге чыгарылышта республикабызның төрле шәһәр-районнарында яшәүче, эшләүче карендәшләребезне барладык.
Мамадыш районы






Питрәч районы




Теләче районы



Балык Бистәсе районы


Кукмара районы

Кайбыч районы





Тукай районы

Лениногорск районы

Артистлар

Мактау тактасына лаек булганнарны сайлау берничә этаптан тора
• Тәкъдим итүчеләр: кандидатларны хезмәт коллективлары, профсоюз оешмалары, предприятие җитәкчеләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тәкъдим итә ала. Хәтта хезмәт ветеранарын да элеккеге коллективлары тәкъдим итә ала.
• Төп таләпләр: кандидатның стажы 3 елдан ким булмаска, дисциплинар җәзасы булмаска, югары һөнәри казанышлары, остазлык һәм ирекле эшчәнлеге өчен билгеле булуы шарт.
• Сайлап алу вакыты: кандидатларны тәкъдим итү һәм сайлап алу һәр елны яз аенда (мәсәлән, 11 майдан 11 июньгә кадәр) уза, ә август аенда мәгълүмат платформага йөкләнә .
• Яңарту: Мактау тактасындагы исемлек ел саен яңартылып тора.
ИГЪТИБАР!
Бу чыгарылышта булмаган карендәшләребезнең Электрон мактау тактасына керүләре турында безгә хәбәр итегез. 8917 250 97 95 номерына Макска языгыз.
Фотолар Электрон мактау тактасы сайтыннан скрин белән алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев