Көз җитте – бакчадагы төп яшелчәбезне җыеп алу вакыты да килеп җитте. Быелгы уңыш турында төрле районнарда яшәүче карендәшләребез белән сөйләштек.
Хәзерге вакытта авылда төп мәшәкать — бәрәңге алу. Олысы-кечесе бердәм булып, бакчаларга чыккан. Бу эшнең үзенең бер яме, үзенең бер рәхәте бар: бергәләшеп эшләгәч, арыганлык та сизелми, киресенчә, күңелләр күтәрелә.
Хезмәт нәтиҗәсе
Кайбыч районының Мәлки мәктәбе укытучысы Ольга Лазерева сүзләренчә, быелгы бәрәңге уңышы сөендерә:
— Бәрәңгеләрне алып бетердек. Уңыш бик әйбәт. Хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрү — зур бәхет. Шатлык-куанычлар белән ашарга язсын, — дип уртаклашты ул.
Ә Питрәчнең Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева исә бу көннәрне гаилә белән бергә үткәрүнең кадерен искәртте. Аның әйтүенчә, балалар һәм оныклар белән бергәләп, көне буе бакчада кайнашу — үзе бер зур бәйрәм.
— Балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтәбез, алар эшнең кадерен белеп үсәләр. Арсений триммер белән яхшы итеп печән чаба. Өлкән ир туганнарына зур ярдәмче булып үсеп килә. Бергәләп эшләгәч, эш тә тиз бара, аралашу да рәхәт, — ди Нина Валентиновна.
Кадерле минутлар
Чыннан да, авыл тормышының яме — менә шундый гади, ләкин бик кадерле мизгелләрдә. Бәрәңгеләр җыелды, саклау урыннарына салынды, димәк, кышкы табыннар мул булачак!
Мөслим районының Әмәкәй авылыннан Виктория Газтдинова сүзләренчә, быел бәрәңге белән бераз мәшәкатьләнергә туры килгән.
«Яңгырлар күп булу сәбәпле, сабаклары иртә корыды, фитофторамы, әллә башка сәбәпме – череге дә күп очрады. Шуңа күрә уңышны җыеп алгач, башта сарайда җилләттек. Көннәр суытканчы, тагын бер кат карап, сайлап кына базга төшерергә исәп. Ел да читтән орлык алып, яңартып торабыз, шундыйларының уңышы күпкә яхшырак һәм чистарак була. Быел бәрәңге бакчасының күренеше күңелне әллә ни сөендермәсә дә, суган уңышына сөенеп туя алмыйбыз – бик мул булды, туганнарга да җитәрлек», – ди ул.
Чистай районының Чуваш Ялтаны авылында яшәүче Нина Никитина исә уңыштан канәгать. Бәрәңгене гаилә белән, балалар һәм оныклар ярдәмендә бергәләп алганнар.
«Бәрәңгебез быел яхшы, зарланмыйбыз», – дип башлады сүзен Нина.
Табыннарда үз кулларың белән үстергән, тәмле, сары бәрәңге, үз бакчаңнан җыелган суган һәм яшелчәләр булганда, кышның суыгы да, бураннары да куркыныч түгел. Бу – җир белән бәйләнешнең, хезмәт сөючәнлекнең һәм гаилә бердәмлегенең иң зур бүләге. Киләсе елда да бакчалар мул уңыш белән сөендерсен иде, ә авылларда бәрәңге өмәләре тагын да күңелле һәм дус үтәр дип ышанасы килә.
Бәрәңге алу – күркәм традиция
Зәй районының Сәвәләй авылы халкы да быелгы уңыштан уңган. Ирина Хусаинова, Галия Кашаева, Екатерина Галимова, Марта Сабаева, Роза Хөснетдинова һәм Ирина Виноградова кебек уңган хуҗабикәләр бәрәңге бакчаларында черекнең бик аз булуын әйтәләр. Алар үзләренең бәрәңге алу процессын фотоларга да төшереп, шатлыклары белән уртаклаштылар.
Кыскасы, быелгы уңыш һәркемдә төрлечә булса да, төп ризыгыбыз – бәрәңгесез калмаганнар!
Сез бәрәңгеләр алдыгызмы әле? Уңышлар ничек, языгыз әле, карендәшләр!
Фотолар язма геройларыннан алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев