Карендәшләребез яшәүче авыллардагы мәктәпләрдә узган бәйрәм чараларыннан репортаж тәкъдим итәбез.
1 сентябрь — Белем көне! Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш класс укучылары, укытучылар өчен дә дулкынландыргыч көн. Мәктәпләрдә яңа уку елына старт биреп, Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар уздырылды.
Яшь белгечләр килә
Мамадыш районының Дүсмәт авылы мәктәбе директоры Елена Егорова белән элемтәгә кердек.
— 1 сентябрь — 30 елдан артык инде минем тормышымда зур әһәмияткә ия булган көн. Ул, чыннан да, дулкынландыргыч мизгелләр белән тулы. Укучыларның күзләрендәге очкын, аларның шатлыгы һәм кызыксынуы – хезмәтебезгә җиң сызганып тотыну өчен зур этәргеч. Беренче класс укучыларының күзләрендә яңа белем алуга омтылыш, дуслары артуга өмет чаткылары. Алар шатлана, кызыксына һәм, бер үк вакытта, бераз куркулары да күренә, бу табигый. Быелгы уку елы безнең мәктәп өчен берничә яңалык белән башлана: 5нче класста инглиз теле фәне кимеде, аның урынына яңа фән «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияты» керәчәк. Мәктәбебезгә, физика, математика укытучысы белгечлеге алып үзебезнең укучыбыз Алина (Васильева) Хадиуллина эшкә кайтты. Яшь белгечләр килү мәктәбебезгә яңа сулыш өрер дип ышанабыз. Барлыгы 20 бала белем алачак. Мәктәпкә 2022 елда федераль программа белән капиталь ремонт ясалды, укыту һәм тәрбия өчен барлык мөмкинлекләр бар. Кызганыч, балалар саны гына елдан — ел кими. Быелгы уку елында 1 класска керүче дә юк. Безнең максат — укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, иҗади сәләтләрен ачу һәм мәктәптә уңай атмосфера булдыру. Укучыларның укудан тыш иҗади сәләтләрен ачу өчен бездә төрле түгәрәкләр, проектлар тәкъдим ителә. Спорт, сәнгать, музыка, фән һәм башка өлкәләрдә актив катнашу мөмкинлекләре бар. Театр түгәрәгенә йөрүче балалар ел саен төрле конкурсларда уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Узган уку елында Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале «Сәяр» конкурсында катнашып, 1нче урынны яуладык һәм акчалата премиягә ия булдык. Хәзерге заман укучылары элеккегеләрдән технологик үсеш, мәгълүматка карата кызыксыну һәм иҗади фикерләү белән аерыла. Алар белән эшләве кайвакыт җиңелрәк, чөнки аларның белемгә булган омтылышы көчле, әмма кайвакыт катлаулырак та, чөнки аларның игътибары тиз югала, телефон, смартфон күп вакытларын сарыф итә, — дип мәктәпнең бүгенге тормышы белән таныштырды Елена Петровна.
Яңа уку елында укытучыларга киңәшләрен, теләкләрен дә җиткерде ул:
— Иң мөһиме — сабырлык, иҗади фикерләү һәм балалар белән аңлашу булсын. Эшләрендә уңышлар, күңелле мизгелләр һәм профессиональ үсеш теләр идем. Укучыларга, беренче класска баручы балаларга киңәшем — белем алуны күңелле итеп кабул итәргә, һәр мизгелдән файдаланырга, күп белергә омтылырга. Чыгарылыш класс укучыларына исә үз максатларын ачыклап, аларга ирешү юлында тырышырга кирәк. Укуда уңышларга ирешү өчен иң мөһим сыйфатлар — тырышлык, җаваплылык, һәм кызыксыну.
«Директор булу ул зур җаваплылык. Сез бу авыр эшкә көчне каян аласыз?» дигән соравыма:
— Директор булу — чыннан да, зур җаваплылык, һәм бу эшкә көчне берничә чыганактан алам. Беренчедән, укучыларымның уңышлары һәм аларның үсеше миңа көч бирә. Икенчедән, укытучыларымның тырышлыгы һәм иҗади эшчәнлеге мине илһамландыра. Шулай ук, мәктәптәге әти-әниләр белән хезмәттәшлек тә бик мөһим. Аларның ярдәме һәм кызыксынуы безнең эшне җиңеләйтә, — диде Дүсмәт мәктәбе директоры.
Әгәр дә Елена Петровнага бер көнгә яңадан укучы булып кайтырга мөмкинлек бирсәләр, ул беренче булып математика дәресенә керергә теләгәне турында әйтте.
— Математика — ул логик фикерләүне, проблемаларны чишүне һәм аналитик сәләтләрне үстерү өчен бик мөһим фән. Кызыклы мәсьәләләр, мисаллар чишү һәм дуслар белән бергә эшләү — барысы да бик күңелле булыр иде! Математика фәненә мәхәббәтне яраткан укытучым, класс җитәкчем Индира Мансуровна уятты. Бүгенге көндә дә мин аннан үрнәк алам, киңәш кирәк вакытта аңа мөрәҗәгать итәм, – дип үзенең мәктәп елларын да искә алды Елена Петровна.
Беренче класска керүче юк
Мамадышның Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов та үз мәктәпләрендәге яңалыклар белән таныштырды:
— Бүген истәлекле көн — мәктәбебез укучылар өчен үз ишекләрен яңадан ачты. Уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка шатлыклы һәм яңа ачышларга өметле мохиттә узды. Мәктәп директоры буларак, мин укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттем. Барысын да уку елы башлану белән котладым һәм яңа белемнәр үзләштерүдә уңышлар теләдем.
Бәйрәмнең кадерле кунагы булып Мамадыш районының Түбән Шәндер авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитин катнашты. Ул да укучыларга җылы теләкләрен җиткерде. Лаеклы ялда булган укытучылар, әти-әниләр дә булды. Бу мизгелләр безнең мәктәп тормышының матурлыгын һәм бердәмлеген күрсәтә. 2026-2027нче уку елына барлыгы 17 укучы килде. Кызганыч, бу уку елына 1нче класска укырга керүче булмады. Быел мәктәп тарихында 38нче уку елы. Укучылар 4 авылдан киләләр, аларны автобус йөртә. 11 укытучы белем бирә. Бу уку елына ремонт программасы буенча, яңа газ котельлары куелды. Киләсе уку елына мәктәп ашханәсенә ремонт көтәбез.
Уңышлы булсын
Тукай районының Борды авылында да ял итеп, кояшта кызынган балаларның барысы да мәктәп ишек алдына җыелдылар.
— Балалар классташлары, класс җитәкчеләре һәм яраткан укытучылары белән очрашуларына сөенделәр. Бәйрәм көнендә мәктәбебезгә хөрмәтле кунаклар: Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Тукай районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Раил Тимирбаев, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Абдульманова килде. 1 сентябрь бәйрәме, һәрвакыттагыча, онытылмаслык, шатлыклы һәм, шул ук вакытта, дулкынландыргыч булды. Укучыларга һәм укытучыларга 1 сентябрьдә генә түгел, мәктәптә үткәргән барлык көннәр дә шатлыклы һәм файдалы булсын дип телибез. Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы һәм белемгә, ачышка, иҗатка һәм казанышларга бай булсын!, — диде мәктәп директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Альбина Тимофеева.
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында тантаналы чара гимннар астында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәрүдән башланды. Мәктәп директоры Надежда Макарова бу хакта болай сөйләде:
— Бу көн безнең беренче класс укучылары өчен аеруча дулкынландыргыч булды, алар мәктәп бусагасын беренче тапкыр тулы хокуклы укучылар буларак атлап керделәр. Аларны мәктәп директоры һәм чакырылган кунаклар котлады, уңышлар һәм яңа ачышлар теләделәр. Линейканың якты мизгеле уку отличникларын бүләкләү булды. Мәктәпнең иң яхшы укучылары узган елгы тырышлыклары өчен лаеклы грамоталар алды. Кунаклар һәм мәктәп укучылары өчен чыгарылыш класс укучылары чыгыш ясады, шигырьләр укыды, җырлар җырлады һәм дәртле биюләр белән шатландырды. Чарада керәшеннәр биюе белән мәктәбебезнең «Инешкэй» балалар фольклор ансамбле дә үз осталыгын күрсәтте. Алар Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган бию башкарды, дуслык һәм үзара аңлашу мөһимлеген искәртте.
Кайбычның Иске Тәрбит авылы мәктәбендә тантаналы линейкада быел беренче класска укырга керүче биш укучыга аерым игътибар бирелгән, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылган. Мәктәп җитәкчелеге һәм чакырылган кунаклар, укучыларны яңа уку елы белән тәбрикләп, уңышлар һәм яңа казанышлар теләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, чагыштырмача яшь укытучылар коллективының алга таба да шулай нәтиҗәле эшләвен теләде.
— Мәктәпләребез шулкадәр матур, анда укучылар өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган. Әмма балалар саны елдан-ел кими бара. Менә бу мәсьәлә бик борчый, — дигән район башлыгы.
— Быел безнең мәктәпкә беренче класска биш укучы укырга керә. Унберенче класс бөтенләй юк. ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов тантанада катнашучыларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде. Тантанада кадерле кунак — кечкенә генә Камыллы авылында туып-үсеп, Иске Тәрбит мәктәбендә белем алып, профессор дәрәҗәсенә җиткән табиб Иван Микусев катнашты. 90 яшьлек якташыбыз туган ягын бик сагынып кайтуы турында әйтте, укучыларның тирән белемле булуларын теләде, — дип сөйләде мәктәп директоры Артур Акрымов.
Әлбәттә линейкада авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофее та, директор да укучыларга җылы теләкләрен җиткергән.
Зур казанышлар көне
Зәй районының Сарсаз-Баграж мәктәбеннән:
— 1 сентябрь — ул календарьдагы дата гына түгел. Бу яңа мөмкинлекләр, беренче ачышлар һәм зур казанышлар көне. Бүген беренче класс укучылары өчен барысы да беренче тапкыр: беренче портфель, беренче линейка, беренче дәрес. Чыгарылыш укучылары өчен бу ел — тормыш юлын сайлауга якынайтучы мөһим чик. Ә укытучылар өчен — зур һәм бик мөһим хезмәтнең яңа этабы. Укучыларга кызыксынуларын югалтмаска һәм алга барырга, әти-әниләргә балаларының һәр адымы белән горурланырга, ә педагогларга илһам һәм рәхмәтле укучылар булуын телибез. Яңа уку елы якты вакыйгалар, кызыклы проектлар һәм әһәмиятле казанышлар белән тулып торсын. Белемнәр терәк булсын, ә мәктәп — мөмкинлекләр һәм ярдәм булсын, — дип яздылар.
— Бәйрәм белән! Безнең белән бергә бу көнне бар җиһан бәйрәм итә, — дип котлады Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Нина Фадеева.
Белем көненә багышланган тантаналы линейка Мөслим районының Яңа Усы мәктәбендә дә булган.
— Иртәдән үк мәктәп шатлык көтү һәм дулкынлану белән тулды. Укучылар, аларның әти-әниләре, педагоглар коллективы һәм авыл халкы җыелды. Тантаналы өлеш Россия һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланды. Аннан соң мәктәп директоры Надежда Юмагулова барысын да яңа уку елы башлану белән котлады һәм уңышлар һәм яңа казанышлар теләде. Шулай ук хөрмәтле кунаклар һәм педагог-ветераннар да изге теләкләрен җиткерде. Һәр укучы тормышында яңа этап башлануның чын символы балаларны беренче дәрескә чакырган беренче кыңгырау яңгырады. Бу уку елы күп кенә яңа ачышлар һәм җиңүләр китерер дип өметләнәбез! — дип яздылар Яңа Усы мәктәбеннән.
1 сентябрьдә Зәйнең Якты Күл мәктәбендә дә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узган. Бәйрәм чарасы яңа уку елы башлануын бергәләп билгеләп үтү өчен укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны җыйган.
— Белем көне традицион рәвештә җәйнең тәмамлануын гына түгел, ә яңа максатлар вакыты җитүен дә символлаштыра. Укучыларны алда тырыш хезмәт, кызыклы проектлар һәм онытылмаслык мәктәп вакыйгалары белән тулы айлар көтә, — дип хәбәр иттеләр Якты Күл мәктәбеннән.
Көзнең беренче көнендә Сарман районының Ләке мәктәбе дә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, һәрвакыттагыча, Белем көнен бәйрәм итте.
— Иртә тантаналы линейка белән башланып китте, анда мәктәп директоры, чакырылган кунаклар, педагоглар һәм укучыларның котлаулары яңгырады. Бу көн яңа ачышларга һәм уңышларга бай булган яңа уку елының матур башлангычы булып торды. Яңа уку елы күп яңа белемнәр, якты тәэсирләр һәм кызыклы ачышлар алып килсен. Укуыгызда зур уңышлар, илһам һәм күтәренке кәеф телибез! — дип яздылар Ләке мәктәбе укытучылары.
Башкортстанның Бакалы районының Яңа Илек мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада да укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм педагогик хезмәт ветераннары бергә җыелды.
— Мәктәп директоры Светлана Жадова барлык катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар катнашты. Алар — район башлыгының икътисад, эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр мәсьәләләре буенча урынбасары; махсус хәрби операциядә катнашучы өч егетнең әнисе; авыл җирлеге башлыгы; хезмәт ветераннары. Мәктәпне тәмамлаучылар «Киләчәк очкычы» традициясендә катнаштылар: алар беренче класс укучыларына изге теләкләр язылган кәгазь самолетлар бүләк иттеләр. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен бу «Беренче кыңгырау» аеруча дулкынландыргыч булды, чөнки ул алар өчен соңгысы. Традиция буенча, линейка ахырында беренче кыңгырау яңгырады — ул яңа уку елы башлануны хәбәр итте», — дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Елена Кудряшова.
— Мәктәбебездә Белем көне тантаналы төстә билгеләп үтелде, линейкага укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм чакырылган кунаклар җыелды. Яңа уку елы башлану белән барысын да мәктәп директоры Владимир Валасеев, авыл җирлеге башлыгы буларак үзем һәм педагогик хезмәт ветераннары котладылар. Беренче класс укучыларының мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү мизгеле аеруча дулкынландыргыч булды. Бәйрәмдә Ленино авыл җирлеге башлыгы районның «Ел укучысы» конкурсы җиңүчесе Ульяна Зайцеваны котлады. Педагогларга хезмәтләре, әти-әниләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Яңа уку елы ачышларга, дуслыкка һәм уңышларга бай булсын. Белем көне белән!, — диде Яңа Чишмә районының Ленино авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.
Фотолар мәктәп һәм авыл җирлекләреннән алынды.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев