Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Язгы бакча эшләренә әзерләнәбез

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче Зинаида Баруздина бакча эшенә әзерлекне кыштан ук башлаган.

Февраль азагында – борыч, март башында помидор орлыклары чәчкән. Орлыкларны кибеттән алмый, үзе әзерли икән. Бу карендәшебезнең киңәшләре калган бакчачыларга да ярдәм итәр дип өметләнәм.

Орлыклар тигез тишелеп, гөрләп үсеп китсен өчен, Зинаида Баруздина көздән үз бакчасыннан алып кайткан туфракны куллана. Аны бераз гына көл, ком, кибет балчыгы белән аралаштырып бутый. Җир катып китмәсен, яшелчәнең уңдырышлылыгы артсын өчен вермикулит ашламасы куша. Шуннан соң да туфрак яхшырмаса, 1 литр суга 1 чәй кашыгы исәбеннән мочевина (яки аз гына марганцовка) сибәргә киңәш итә. “Үсентеләргә кояш нуры да кирәк, – ди ул. – Мөмкинлегегез булса, балконга чыгарып кую ягын карагыз”.

Зинаида Николаевнаның бакчасында эшләр апрель ахырында, җир кардан ачылып беткәч үк башлана. Иң беренче итеп, ул суган утырта. Башта түтәлдәге җиргә бераз тоз, фосфорлы ашлама, көл һәм 10 литр суга 1 аш кашыгы исәбеннән нитроаммофоска сала. Җир коры булса, бераз су сибә. Суганны, утыртыр алдыннан, 8 сәгать марганцовкалы суда тота. “Кайбер кеше тозлы суда да тота”, – ди ул. Суган кыяклары саргая башласа, 10 литр суга 1 стакан тоз исәбеннән эремә сибә.

Көздән утыртып калдырган сарымсаклар 3-4 сантиметр күтәрелгәч, җирен йомшарта. Бу, үз чиратында, туфракка кислород кертү өчен кирәк. Бер чиләк суга бер аш кашыгы мочевина салып, сарымсакларга сибә.

Җиләк араларын да йомшарта. “Туфрагы дымны сакласын өчен, җиләк араларына салам салырга була”, – ди ул. Көздән суперфосфатлар белән туендырылган җиләкләргә 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевина, аз гына марганцовка кушып сибә.

Кишерне дә май башларында ук чәчә. Сердцевинасы булмаган сортларны сайлый. Кишер артык куе булып тишелмәсен өчен, утыртыр алдыннан орлыкларга бер калак шикәр комы кушып бутый. Ә түтәлгә бер рәт суган утыртып, бер рәт кишер чәчкән очракта, ул суганны кишер чебененнән саклый икән.

Үсентеләрне ачык грунтка утыртырга ашыкмаска, аны 10 июньнән соң башкарырга киңәш итә Зинаида Николаевна. Бу үсемлекләрне кыраудан саклау өчен эшләнелә.

Кыярны теплицада үстерергә тырышмый ул. “Иртәрәк ашар өчен генә ике төп теплицага утыртам”, – ди. Зинаида Баруздина теплицасын һәр көзне кер сабыны белән юа, моны ул төрле чирләр барлыкка килмәсен өчен эшли. Яшелчә утырта башлагач, анда “Парник” минераль комплексы яндыра. Җиренә 10 литр суга 3 аш кашыгы нашатырь спирты кушып та сибә. Аның теплицасының бер яртысында – помидор, икенчесендә болгар борычы үсә. Помидор белән борыч бер-берсенә уңай тәэсир итәләр. Помидор борычны тлядан саклый. Янәшәдә үскән яшелчәләр бер-берсенә туры килергә тиеш. Мәсәлән, күбәләкләр очмасын өчен, кәбестә арасында бархатцы чәчәге үстерергә була. Әче борыч белән татлы борычны бергә утыртырга ярамый, татлы дигәне дә үскәч ачы борычка әйләнәчәк.

Ә сез бакчагызда яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәкләрне ничегрәк үстерәсез? Үз тәҗрибәгез турында “Туганайлар”ны укучыларга да сөйләсәгез, серләрегез белән уртаклашсагыз иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев