Гади рецепт
1 килограмм помидор,
2 баш сарымсак,
2 кузак кызыл борыч (чили), 0,5 килограмм татлы борыч (болгар борычы),
1,5 аш калагы тоз,
3 аш калагы шикәр
Помидор, сарымсак, кызыл һәм татлы борычны бергә кушып, иттарткыч аша үткәрәбез. Аннары шикәр һәм тоз өстәп, 20 минут кайнатабыз. Әзер аджиканы стерилизацияләнгән банкаларга ябып куябыз.
Фото: ya-fab.ru
Нет комментариев