Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тема дня

Әй спорт! Син – матурлык, яшьлек символы

Күптән көтелгән Бөтендөнья су уеннары буенча ярышлар башланып, санаулы көннәрен ваклый да башлады. Бик көттереп, күп чыгымнар таләп итеп килсәләр дә, сизелми дә үтеп китә андый ярышлар. Инде бер ай алдан ук автобусларда волонтер значокларын таккан яшьләрне очратырга була иде. Дөнья күләм ярышларда аларның роле һәм ярдәме бик зур. Шуңа...

Шуларның берсе - Питрәч кызы, Казан федераль университеты студенткасы Лариса Долгова. Ул "Универсиада авылында" спортсменнарны урнаштыру, аларның көнкүрешен кайгырту белән шөгыльләнә. "Делегацияләр белән инглиз телендә аралашабыз", - ди ул. Лариса "кул астындагы" Бразилия, Куба, Япония, Лаос спортсменнары бик ачык йөзле һәм шат күңеллеләр, барысыда инглиз телен аңлый, русча да аралашырга омтыла. Бары тик Төньяк Корея делегациясе белән генә, инглиз телен аңламаулары аркасында, аралашуы кыенлыклар тудыра, ди Лариса. Ә Украина белән Казахстан спортсменнары русча сөйләшә. Моннан кала Лариса, инглиз, татар, рус телләрен яхшы белүче буларак, чемпионатның өч телдә алып барылучы официаль сайты командасында да эшли. Рус, инглиз телендә килгән материалларны Лариса татар теленә тәрҗемә итәргә булыша. "Дөньякүләм чемпионатка үземнән өлеш кертә алуым белән чиксез горурланам", - ди ул.

Кайбыч кызы, Казан Федераль университеты студенткасы Ирина Иреева да үзенең уйфикерләре белән уртаклашты:

- Волонтер булу хыялы белән күптәннән яна идем. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, үземне сынап карарга булдым. Элегрәк, Казанда яшәмәгәнлектән, әлеге исемлеккә эләгә алмый йөрдем. Ярышларга әзерлек югары дәрәҗәдә барды. Мин эшләгән "Атлетлар авылы"ндагы күңеллелекне әйтеп бетерә торган түгел. Бирегә безнең Республикадан гына түгел, төрле төбәкләрдән һәм чит илләрдән дә волонтерлар җыелды. Кайберләре белән танышып, дуслашырга да өлгердек. Мин Чемпионатның төп сайтында татарча версияне алып баруда катнашам. Шулай ук Халыкара мәгълүмат үзәгенә килүче спортсменнар белән дә эшлим. Төньяк Корея, Казахстан, Кытай, Коста-Рика һәм башка илләрдән килгән спортсменнар белән таныштым. Хәзерге вакытта хөкем сөргән искиткеч дустанә атмосфера ярышлар ахырына кадәр сакланыр, дип уйлыйм.

Менделеев кызы Вера Мироновага да волонтер булу бәхете тигән:

- Мин Чемпионатның башыннан ахырына кадәр түгел, ә ачылу вакытында гына катнаштым, - ди ул. - Төп вазифам булып, ачылу тантанасында спортсменнарны,тиешле ил табличкасын күтәреп, мәйданга чыгару булды. Билгеле бер параметрлар буенча сайлап алу турын үтеп, "Ачылу тантанасы йөзләре" командасына эләктем. Әзерлек бик актив барды. Көндезге икеләрдән төнге уннарга кадәр репетициягә йөрдек. Безне өйрәтү, әзерләү эшләре тулысы белән "Мисс Татарстан" матурлык конкурсы президенты Изольда Сахаровага йөкләнде.

Кызларыбызга, Чемпионат дәвамында күңел күтәренкелеге һәм чиксез күп энергия теләп калабыз. Алга таба да теләгән максатларыгызга ирешеп яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев