5 сентябрь көнне Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәктә республикакүләм «Нечкәбил» фестиваленең ярымфиналы узды.
Фестивальдә Татарстаннан 26 гаилә катнашкан. Алар арасында ике керәшен гаиләсе дә бар. Питрәч районының Көек авылыннан Светлана һәм Евгений Максимовлар; Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан Анастасия һәм Александр Зубриннар.
Конкурс кысаларында онлайн тавыш бирү дә оештырылган иде. Нәтиҗәләр буенча Зубриннар гаиләсе иң күп тавыш җыючылар арасында булып, икенче урынны алды (545 тавыш).
Шулай ук, гаиләләр төрле номинациядә бүләкләнгәннәр. Максимовлар «Традицияләрне саклаучылар» номинациясендә җиңгән, ә Зубриннар «Гаилә һәм җәмгыять» номинациясендә лауреат, ә «Гаилә кухнясының серләре» номинациясендә җиңү яулаганнар.
Фестивальнең төп девизы: «Гаилә һәм Ватан бердәм!». Конкурста катнашучылар, үзләренең ныклы гаиләләре үрнәгендә, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, патриотлык, шулай ук, күпмилләтле халыкның мәдәни һәм тарихи мирасын халыкка җиткерәләр.
Конкурсның финалы 21 ноябрь көнне, Әниләр көнендә узачак.
Нет комментариев