Күтәрейек айбагырлар – безнекеләр, дисеннәр!
Тема дня

Күтәрейек айбагырлар – безнекеләр, дисеннәр!

11 август көнне "Айбагыр" этнолагеры дүртенче тапкыр керәшен балаларына үз ишекләрен ачты.

Традиция буенча, җыелу урыны Казан шәһәренең Урицкий исемендәге мәдәният йорты янында иде. Татарстанның 15 шәһәр һәм районыннан, Чиләбе өлкәсеннән килгән 120 малай һәм кыз Зеленодольск районының Ильинка авылы янәшәсендәге нарат урманы куелыгында, Раифа монастыре тыюлыгы территориясендә урнашкан "Мечта" лагерында ял сезонын башлады. Алар белән 10 вожатый, ди-джей, психолог, спортинструктор эшләячәк. Моннан кала, лагерьның башыннан азагына кадәр балалар фольклор түгәрәгендә шөгыльләнәчәкләр.

12 август көнне лагерьны ачу тантанасы узды. Лагерь тормышы турында хәбәрләрне көн саен газетабызның сайтында күзәтеп бара аласыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев