Туганайлар

Барысына да төзүче кулы тигән

Быел Төзүчеләр көне 9 августка туры килде. Билгеле булганча, бу бәйрәм август аеның икенче ялында үткәрелә.

Төзүчеләр һөнәре белән бәйләнмәгән бер генә объект та юк. Яши торган йортыңмы, эш урыныңмы, социаль учреждениегә бардыңмы, кибеткә кердеңме - һәммәсенә дә төзүчеләр кулы тигән. Авыр, кирәкле һәм соралып тора торган хезмәт. Хезмәте тиешенчә бәяләнмәүдәнме, физик яктан авырлыгымы, ил буенча кадрларны планлаштыруның дөрес алып барылмавымы - бүгенге көндә төзүчеләргә зур кытлык кичерелә. Хәзерге заман төзелеше моннан берничә дистә еллар элек булган төзелештән нык аерыла. Эшчеләрдән яңа технологияләрне белү, төзелеш материаллары, аларның үзлекләре белән таныш булу, куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерү сорала. Бөтен таләпләрне искә алсаң, төзелешкә иң башлы, белемле егет һәм кызлар гына килергә тиеш була.

Республикада 2015 елда 2,4 млн квадрат метр торак төзелергә тиеш. Шуның - 420,9 мең квадрат метры - социаль ипотека программасына туры килә. Күпквартиралы инвестицион торак - 897,8 мең квадрат метрны, әз этажлылар 1,081 млн квадрат метрны тәшкил итә. Быел Республикада арендага бирелә торган йортлар төзүне дә планлаштыралар. Ел ахырында бу юнәлештә 789 квартиралы 16 йорт сафка бастырыласы. Аларның гомуми мәйданы - 46,8 мең квадрат метрны били.

Татарстандагы торак төзелешенә федераль бюджеттан 377 млн807 мең сум акча бүленү каралган.

Бүген Республикада 30 төрдәге президент программасы эшли. Шуларның күпчелеге халыкның торак шартларын яхшыртуга бәйле. Бу - яшь семьяларның, ятим балаларның, сугыш ветераннарының һәм инвалидларының, авылдагы яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту, алар турында кайгырту дигән сүз.

Чаллыдагы иң зур төзелеш предприятиеләренең берсе "Камгэсэнергострой" узган ел үзенең 50 еллык данлы тарихын билгеләп үтте.

Быелгы, 51 нче тапкыры да, мактаулы эшләр белән бизәлгән. Дөньяда һәм илдә барган экономик киеренкелеккә бирешмичә, үз юлларыннан атлый алар. Төзелеш өлкәсендә армый-талмый хезмәт куючыларның барысына да яңа үрләр, яңа җиңүләр теләп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: