Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Ярты гасыр гына яшәгән Ясная авылы

Җир йөзеннән югалган авыллар арасында Мөслим районының Ясная (Коммуна) авылы да бар. Яңа Усыдан күченгән керәшеннәр яшәгән Ясная авылының тарихы нибары илле ел белән генә исәпләнә

Тормышның ачы җилләре кагылып, җир йөзеннән югалган туган авылым Ясная белән, “Туганайлар” газетасын укучыларны да таныштырырга булдым.

Ясная авылына (Коммуна, Ясная Коммуна дип тә йөртелә) 1929 елны нигез салына башлый. Яңа Усы авылының бер төркем керәшеннәре, тәвәккәлләп, Үрнәк су (Казанчинка елгасы) буендагы якты аланга урнашалар. Шуңа күрә исемен Ясная дип атыйлар. Беренчеләрдән булып, Демьян Николаев, бертуган Павел һәм Михаил Григорьевлар, Алексей Романов, Иван Тазов, Никоновлар, Захар һәм Василий Шадриннар, Николай Шишкин гаиләләре күченеп килә. Бу күчүнең сәбәбе – чәчүлек җирләренең, басуларның ерак булуы.

Ясная авылының ашлык сугу бригадасы, 1947 елның сентябре

Авыл Яңа Усыдан көньякка таба – дүрт чакрым, басу юлы белән тоташкан район үзәге Мөслимнән сигез чакрым ераклыкта урнаша. Бүтән авыллардагы колхозлардан аермалы буларак, монда коммуна оеша. Шуңа бәйле рәвештә, авылны әле Коммуна дип тә йөртә башлыйлар. Коммунаның беренче председателе итеп, 1899 елда туган Демьян Николаев (ул 1959 елда вафат була) сайлана.

Кешеләр, үз көчләре белән, барак тибындагы йортлар, аерым шәхси хуҗалыклар торгызалар. Барлык хуҗалыклар да үз малларын коммунага тапшыралар һәм аларны бергә карыйлар. Ашханә оештырыла. Шунда аш-су пешереп, барысы бергә җыелышып ашыйлар. Азык семья составына карап бүленә. Балаларны яслегә, бакчага йөртәләр.

Авыл кешеләре иген игә, бәрәңге үстерә. Коммунаның яшелчә бакчасында үстерелә торган кыяр, шалкан һәм кәбестәдән зур уныш алына. Сарык, дуңгыз, сыер фермалары була. Умартачылык белән шөгыльләнәләр. Ат җигеп җир эшкәртәләр, хуҗалыкларның бакчаларын күмәк көч белән сөреп, тырмалап, бәрәңге утырталар. Һәр йортта алмагачлар була, яшелчә дә үстерәләр. Яшьләр Кино тавы дигән урынга, кичке уенга җыелып, гармун-баяннар уйнап күңел ачалар.

Авыл кешеләреннән бер төркем (алтмышынчы еллар)

Авыл бер генә урамнан тора. Шәхси йортларда – кибет, медпункт, дүртеллык мәктәп ачыла. Укытучы Прокопий Кононов үз йортында балалар укыта. Сугышта аягын югалтып кайткач, 1943-44 уку елында аны Усы мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Ул яраларыннан терелә алмый, 1944 елны үлә...

Коммуна булып авыл озак яшәми. Репрессия дулкыны аңа да килеп кагыла. Таза тормыш алып баручылардан сигезен, шул исәптән, Николай Шишкин, Павел Григорьев, Алексей Петров, Матвей Шадрин, Михаил Григорьев һәм Михаил Кононовны 1932 елда, бер төн эчендә, “кулак” дигән тамга тагып хөкемгә тарталар, озак срокларга төрмәләргә һәм лагерьларга озаталар.

Шулай итеп, сигез хуҗалык юкка чыгарыла. 1937 елда тутырылган хуҗалык кенәгәсенә күз салсак, Ясная Коммуна авылында 41 хуҗалык теркәлгәнен күрербез. Ул вакытта авылда барлыгы 244 кеше (128е – ир-атлар, 116сы – хатын-кыз) яши.

1938-39 елгы документларда инде “коммуна” сүзе кулланылмый башлый, колхоз оештырыла. Хуҗалык сыер-сарык, ат, дуңгыз асрау, каз-үрдәк, тавык үрчетү белән шөгыльләнә...

Бөек Ватан сугышына авылдан 58 кеше китә. Шул исәптән, алты хатын-кыз: Ольга Шадрина (ул 46нчы хатын-кызлар авиация полкында, Советлар Союзы Герое, очучы Мәгубә Сыртланова белән бер эскадрильядә, метеоролог булып хезмәт итә), Лидия Петрова, Александра Николаева, Елена Григорьева, Антонина Кононова, Пелагея Петрова. Авылыбызның 40 кешесе яу кырында ятып кала. Сугыш вакытында колхозда председатель булып, башта – Рәшидә Нуретдинова, аннан соң – Закиров, соңыннан Хафизов эшли. 1945 елның 20 ноябренә Ясная авылында 39 хуҗалык һәм 141 кеше исәпкә алына.

Григорьевлар гаиләсе (сулдан уңга): Михаил Степанович, әнисе Ксенья Тимофеевна, хатыны Варвара Захаровна, уллары Алексей һәм Степан

Колхозларны эреләндерү кампаниясе башлану сәбәпле, Ясная авылы 1954 елда Яңа Усыга кушыла. Усы авылында ул чорда “Первомай”, “ЗарУсы”, “КряшУсы” колхозлары, “РККА”, “Ясная” авыл хуҗалыгы артельләре эшләп килә. 1961 елда барысын берләштереп, колхозга “XXII партия съезды” исеме бирелә. Моңа Ясная авылының алдынгы дуңгыз караучысы Екатерина Хлюпинаның шул партия съездында делегат булып катнашуы һәм Ленин ордены белән бүләкләнүе сәбәп була.

Сугыш еллары авыл тормышына үзгәрешләр кертә. 1-4 классны авыл балалары күршедәге Үрнәк мәктәбендә укый башлыйлар. Анда озак еллар Галина Никонова белән Тәскирә Чинаева укытучы булып эшлиләр. Дүрт класс тәмамлагач, балалар Яңа Усы авылына йөреп укуларын дәвам итәләр. Медпунктта медсестра булып Ольга Николаева эшли.

Әкренләп социаль пунктлар ябылу сәбәпле, Коммуна һәм, шулай ук, аңа терәлеп диярлек торган, халкы үзара аралашып, тату яшәгән күрше Үрнәк авылы тарала башлый. Коммунага нигез салучыларның берсе Демьян Николаев, гаиләсе белән, иң беренчеләрдән булып, 1957 елда
Себер ягына күченеп китә. 1969 елны Николай Петров үз гаиләсен Усыга күчерә. Бу күченү дулкынын барлыкка китереп авыл тормышына тискәре йогынты ясый. Күп еллар авыл халкы эшкә Усыга йөри.10 ел эчендә Үрнәк белән Ясная авыллары халкы төрле төбәкләргә чыгып китә. 1979 елда авылдан соңгы булып Георгий Шадрин кузгала.

1929 елдан авыл буларак яшәгән Ясная Коммунаның нибары 50 еллык тарихына 1979 елда үкенечле соңгы нокта куела...

Безнекеләр Яснаядан күченгәндә мин әле сабый бала гына булганмын. Ә шулай да, туган авылым төшләремә керә, аны сагынуларым шигъри юллар булып күңелемдә яши.

“Саумы, авылым!”, дигән шигырем дә Яснаяга багышлап язылды:

Күпме еллар инде хыялымда,

Кат-кат урыйм яшел урамың да.

Кайда сон син, авылым?

Төштә генә

Ялан тәпи уйныйм урман аланыңда.

 

Мәрхәмәтсез булды сиңа еллар,

Алып китте тарихыңны агым сулар.

Калды сыерчыклар ялгыз сайрап,

Йорт-нигезләр

Каралдылар кайгыдан елап.

 

Без дә таралыштык төрле якка,

Саргаябыз кайта алмый туган йортка.

Җир шарының җирсез баласыдай,

Калдык охшап

Тамырсыз, агачтан төшкән яфракка.

Галина РОМАНОВА, Мөслим районының җирле керәшен оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев