Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Керәшен кушаматлары турында

Җәйләү керәшен авылы дип санала. Керәшен авылы булгач, җәйләүлеләрнең безнең халыкка хас булган кушаматлары да бар.

Монда Чумарларны, Песнәкләрне, Сауыйларны, Күпиләрне, Тәүкәлләрне, Кашыкларны очратырга була. Ләкин алар арасында сез татар исеменнән ясалган кушаматлар - Әхмәлләрне, Шәңгәрәйләрне, Сөләйләрне, Нәҗмиләрне - дә табарсыз. Бу кушаматлар керәшен авылында ничек килеп чыккан соң?

Миңа менә нәрсә сөйләделәр: Шәңгәрәйләр Чумар нәселеннән, Сөләй Күчтей нәселеннән, Нәҗми Ипти нәселеннән чыккан. Бу кушаматларның үзгәрү сәбәпләре әлегә билгесез. Ә менә Әхмәлләрнең кушамат тарихларын авылда һәркем белә, көлеп искә ала.

Әхмәлләр

Бу хәл Корбан бәйрәме алдыннан булган. Җәүләү кешесе Әхмәл хатынын ияртеп Чаллыга сарык сатарга барган. Сарык алырга дип, яннарына татар әбиләре тукталган:

- “Сез татарлармы?” – дип сораганнар болар.

- “Әйе, без татарлар, мин Әхмәл, хатыным Фатима”, – дип дәшкән Әхмәл бабай.

Әбиләр боларны татарлар дип белгәч, барлык сарык итен сатып алганнар.

Шул вакыйгадан соң Әхмәл бабайга “Әхмәл” кушаматын такканнар.

 

Р.S. Вы можете отправить нам рассказы о своих прозвищах или прозвищах жителей вашей деревни. Будем рады сотрудничеству и обратной связи. Номер ватсапа "Туганайлар" - 89172509795

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев