Чиркәү тег белән яңалыклар
-
Тәрбиттә чачауник булыр
Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы тумасы Петр Семенов авылда Изге Апостоллар Петр һәм Павел исемендәге чачауник төзү эшен башлап җибәргән. Моның өчен "Урюм" фонды оештырып, якташларына бу эштә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.
-
Керәшен Казысында чачауник
Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылында 23 июнь көнне чачауник ачылды. Берничә ел элек авыл бәйрәме Тройсын көнне узган сабантуйга баргач, Керәшен Казысында керәшеннәр юк икән дип кайткан идек. Бар икән, бар икән! "Туганайлар"дагы язманың шушы исеме казылыларның йөрәгенә ук булып кадалган. 30 лап кына йорты калган, заманасында тирә-якка һөнәрчеләре,...
-
Мәләкәстә служба үтте
13 июнь - Ходайыбыз Иисус Христосның күккә күтәрелгән көнендә, Тукай районы Мәләкәс авылы чиркәвендә зур служба үтте. Ул Мәләкәс чиркәвендә беренче келәү үтүгә 125 ел тулуга багышланды. Келәүдә беренче священникларны, дин юлында йөреп репрессиягә эләккән изгеләрне, үлгәннәрне дә искә алдылар. Службаны Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе настоятеле иеромонах отец Димитрий Сизов,...
-
Службага килегез
Моннан 125 ел элек Тукай районы Мәләкәс авылы чиркәвендә беренче служба уза. Ул - 1888 елны Вознесение көнне була. Совет власте елларында келәүләр тукталып тора. Моннан 4 ел элек Мәләкәснең вакытлыча төзелгән чиркәү бинасында яңадан службалар торгызылды. Аларны отец Николай Храмов алып бара. Быел, 13 июнь - Ходайыбыз Иисус Христосның...
-
Изге Петр һәм Павел чиркәвенә 100 ел
1913 елда Чистай районы Бахта авылында прихожаннар акчасына агачтан чиркәү җиткерелә. Аның проектын Казан епархиясе архитекторы Ф. Н. Малиновский ясый.
-
Ходайны сөюебез безне якынайтты
Газетаның бер санында Тихвин чиркәве настоятеле Павел әтейнең әтисе, гомерен керәшенчә келәүләр алып баруга багышлаган Павлов Павел турында язма басылган иде. Ә бүген мин барлык керәшен карендәшләрне керәшенчә келәүләрне үстерүгә, җәелдерүгә һәм алып баруга зур өлеш керткән отец Павелның әнисе Татьяна әби белән таныштырырга булдым.
-
Сарсаз җегетләре өмә үткәрде
Чаллының Сидоровка бистәсендәге Изге Тихон чиркәвенә йөрүчеләр арасында керәшеннәр дә шактый. Монда службалар рус телендә барса да, батюшка Олегның укыганы күңелгә якын, диләр прихожаннар. Сарсаз-Баграж авылында туып-үсеп, гомерен Чаллыда яшәп үткәргән Иван Андреевич Утяганов та әлеге чиркәүгә йөри. Йөри, генә дисәк дөрес булмас, ул хуҗалык эшләрен алып баруда чиркәү хезмәткәрләренең...
-
Отец Николай нәрсә ди?
Моннан ике ел элек Тукай районы Мәләкәс авылында да "Вознесение" исемендәге чиркәү ачылды. Кечкенә вагон эчендә эшли башлаган бу иман йортын башка авыллардагы зур итеп салынган храмнар белән чагыштырып булмый. Алтаре да юк, эченә дә берничә кеше генә сыя. Шулай да аның бүгенге көндә башкалардан өстен ягы бар - андагы...
-
Күз курка, кул эшли
2010 елның июнендә Теләче районы Субаш авылында чиркәү төзү эшенә керештеләр. Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы священнигы иерей Димитрий Сизов чиркәү булачак урынны аруландырды.
-
Яңа чиркәү
Сарман районы Ләке авылында Изге Апостоллар Петр һәм Павел исемендәге яңа чиркәүнең төзелә башлавы, инде нинди эшләр башкарылу турында газетабызда әледән-әле хәбәрләр биреп бардык. Быелның 15 апрелендә - Пасха көнне әлеге чиркәүдә беренче тапкыр керәшенчә служба узды. Аны Казаннан отец Владимир үткәрде. Казан Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел Павлов тәкъдим...
-
Албай чиркәвендә хуҗа бар
Соңгы елларда керәшен авылларында шактый санда яңа чиркәүләр төзелде, искеләре төзекләндерелеп халыкка тапшырылды. Бу яктан Мамадыш районы башкаларга үрнәк булырлык. Монда элекке приходларның байтагы яңадан эшли башлады. Дөрес, керәшен священниклары җитмәү аркасында, аларның күбесендә службалар бәйрәм көннәрдә генә алып барыла. Ә атна арасында чиркәүне авылның иманлы әбиләре ачып-ябып, сораган кешеләргә...
-
Изгелек җирдә ятмас
Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге чиркәүгә руслар белән бергә керәшеннәр дә күпләп йөри. Монда службалар үтә, воскресная школа эшли.
-
Чиркәүле чиркәүсез Колышчы
Хәзерге керәшеннәр бер-берләре белән танышкач, "сезнең авылның бәйрәме кайчан?" - дип белешми калмыйлар, гәрчә инде күбесе шәһәрдә яшәсәләр дә. Чөнки күпләр авыл бәйрәме көнне тамырларын барларга елга бер генә булса да нәсел-нәсепләре чыккан авылларга кайта. Ә авыл бәйрәме һәр авылныкы төрлечә һәм төрле вакытта. Чиркәүле авылларда ул элеккеге престол бәйрәмнәренә...