Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Тамырлар тарихка тоташкан

Чиркәүле чиркәүсез Колышчы

Хәзерге керәшеннәр бер-берләре белән танышкач, "сезнең авылның бәйрәме кайчан?" - дип белешми калмыйлар, гәрчә инде күбесе шәһәрдә яшәсәләр дә. Чөнки күпләр авыл бәйрәме көнне тамырларын барларга елга бер генә булса да нәсел-нәсепләре чыккан авылларга кайта. Ә авыл бәйрәме һәр авылныкы төрлечә һәм төрле вакытта. Чиркәүле авылларда ул элеккеге престол бәйрәмнәренә...

Мамадыш районының Колышчы авылында да "авылның главный бәйрәме" Пасхадан соң алты атна узгач, Троицага бер атна кала, атна көнне була. Авыл халкы аны "Мулимун" дип йөртә. Бәйрәмнең төп асылы - зыяратка үлеләр өстенә бару, икенче өлеше - исәннәрне барлау, туган-тумача белән күрешү. Бу бәйрәм кайчаннан килә, кем куйган - билгесез. Ә бит авыл чиркәүле булган! Мулимун көнне авылга кайтучылар елдан-ел арта. Яңгыр гына түгел, боз яуса да кайталар! Быел да рәхәтләндереп яңгыр иште. Халык зарланмады, сөенде генә (машиналар салулап, чыгалмый ятсалар да!), чөнки соңгы елларда яңгыр тансык кунак. Әле тагын сөенече шул: олы юлдан авылга керүче юлга күптән көткән асфальт җәя башлаганнар. Изге сәгатьләрдә булып, Ходай ярдәмнәреннән генә ташламасын! Чөнки Колышчының иң тилмерткәне шул ике чакрым юл инде!

Бакча артларына терәлеп агучы Бөрсет елгасы, күпсанлы чишмәләре, авыл уртасында инеше булган, әмма юлсыз Колышчы авылына мин беренче тапкыр нәкъ 29 ел элек аяк бастым. Мамадыш районының иң матур табигатьле җиренә урнашкан булса да, авыл мин килгәннән бирле артмады да, кимемәде дә. Урамнары әле хәзер дә, тешсез әби авызы күк, сирәк йортлы. Язын-көзен читтә яшәүчеләр машиналарын Бөрсет буенда чирәмлектә калдырып, урыслар очындагы басмадан авылга җәяүләп керәләр. Менә шул урыслар очының башында бер "достопримичательность" бар. Миңа калса, беркайда да өй кыегында чиркәү макетын күреп булмастыр. Ә менә 1930 елда ук ябылган Колышчы чиркәвенең макетын Леонтьев Андрей төзегән йортының кыегына үзе ясап урнаштырган. Авылдашларына нинди истәлек калдырганы аның башына да килмәгәндер, чөнки җимерек чиркәүгә карап, аның нинди булганын хәтерләүче дә юк бит инде хәзер. Андрей дәдәй сугыштан кайтмаган, ул салган йорт та янган, ә макет исән калган! Яңадан җиткерелгән өйдә дә инде башка токымнар яши, ә чиркәү макеты үз урынында! Дөрес, 1916 елда җиткерелгән җимерек чиркәү дә үз урынында. Ябылгач, чаңныгын, гөмбәзләрен җимереп, озак еллар клуб итеп файдаланганнар. Хәзер кирәксезгә чыгып, ябык тора. Тирәсендә онытылган каберләр дә бар, дип сөйлиләр. Бу чиркәүнең кайсы изге хөрмәтенә аруландырылганын да хәтерләүчеләр юк, әмма кайбер архив материалларында Колышчыны "село Покровское" дип тә күрсәткәннәр. Село дип чиркәүле авылларны гына һәм кем исеменә аруландырылуына карап, шул исем белән атап йөрткәннәр, димәк чиркәү Покрау чиркәве булган, престол бәйрәмнәре дә Покрауда булгандыр. Партушева Анастасия түти үзенең анасы сөйләгәннәрне әле дә хәтерли: "Элгәре Покрау көнне поп, балалар ияртеп, авыл буенча өйдән-өйгә кереп, иман җырлап йөргән. Кешеләр попның семьясына да көзге байлыктан өлеш чыгарганнар. Бу көнне Покрау пируклары пешереп, ятимнәргә, ялгыз карт-корыга табак йөрткәннәр..."

Бу чиркәү Колышчыда беренче булмаганны түбәндәге архив язмаларыннан белеп була:

"...Нынешний Берсутский приход состоит из с.Берсута и деревень: Малаго Берсута, Кулущей, Николаевки или Солдатской Слободы. Малый Берсут или Медный Завод основан неким Маленковым, отыскавшим в начале XVIII на р. Берсут медную руду и построивший для выплавки ся завод. Около 1725 г. По ходотайству Маленкова была перенесена на завод из села (ныне деревни) Кулущей деревянная церковь. Церковь эта сохранилась до настоящего времени, но с 1818 г. Числится приписной к Урмачееву. В 1801 г., когда руда истощилась, жители завода, бывшие крепостными, были проданы владельцам Златоустовскаго завода..."

Кызганычка каршы, мәгълүматлар аз һәм буталчык та әле. Хәзерге мәктәп урнашкан җирдә кайчандыр зират булганын, аның тирәсенә каеннар утыртуда катнашканнарның кеше сөякләре чыкты, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Әгәр анда зират булса, димәк чиркәү дә булган, чөнки элгәре күп җирләрдә кешеләрне чиркәү янына җирләгәннәр. Бу урында кабат архив материалларына күз салыйк:

"... В центре приходской д. Кулущей на средства местных жителей построена деревянная часовня на месте закрытаго кладбища. Кладбище упразднено вследствие близости к крестьянским строениям. Кладбище при д.Кулущах по настоянию священника Всеволода Зороастрова огорожено в 1898 году тесом на деревянных столбах. Собираются стредства на городьбу и других кладбищь..."

Чыннан да, мәктәп урынында да зират булган булса, бүгенге көндә өч зират урыны билгеле, берсе хәзерге зират, икенчесе мәктәп урыны, өченчесе авыл янындагы - инде хәзер сөрелгән болгар зираты. Казан ханлыгы чорыннан дип исәпләнсә дә, авылның кайчан утырганы төгәл генә билгесез.

Бүгенге көндә авылның исеме Колышчы дип язылса да, төрле легендалар да бар. Берәүләр: - "бабайлар сөйләгәннәр буенча, безнең авылда оста тимерчеләр күп булган, борынгы заманнарда кылыч ясаганнар, шуңа күрә кылыччы сүзеннән исемләнгән" - дип сөйләсәләр, икенчеләре авыл исемен чишмәләргә бәйле дип ышана. Урыс землемерлары җир үлчәп йөргәндә, авыл тирәли чишмәләрнең күп булуына һәм аларның күп сулы булып ургылып акканына таң калып:

- Тут, одни ключи! - дип алга таба авылны Ключи, Ключище дип йөрткәннәр, имеш.

Татар энциклопедиясен төзүчеләрнең берсе, бөтен керәшен авылларының тарихын өйрәнгән Дамир Васильев миңа Колышчы турында берничә генә җөмлә информация биргән иде.

"Кулущи (Колошчы)

1. Д.Кулущи (1619) у чювашенина у Сенема Темербулатова что возле речки Берсута с тритцати копен оброку взято пять алтын...

2. Д.Малая Суней (1680) в ней новокрещенских 21 (д) людей в них тож у них детей 33, братьев 4, племянников , пасынков 4, тесть 1, приимыш 1 в вышеписанном же дворовом числе вдова 1, детей у нее 2 платит та д. 12 ясаков...

3. Сотня татарина Рысайка Тютеева...

Д.Малой Сунь (1710-11) в ней новокрещены...

4. Алексеевой сотни Федорова...

В. с. Покровском что прежде была д.Малой Сунь (по II рев.) - 95...

5. Д.Кулущи (1780), что прежде было с. Покровское, и Малой Сунь то ж, при речке Берсуте, крещ. Татар - 95...

6. Кулущи (1920-1925) - крещеные татары (Кряшены)...

7. Кулущи (1930) 967 кряшен..."

Бу кыска белешмәләрдә нык "актарынасы" бар әле...

Гомумән, бүгенге язмам тарихны өйрәнүче, үзенең тамырлары белән кызыксынган яшь буынга этәргеч булсын дигән исәп белән язылды. Бирелгән мәгълүматларның чыганагы: "Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии", выпуск VI, Мамадышский уезд, сведения до 1990 г., Казань, Типография императорского университета, 1904 г.

Ә бит заманында колышчылар бик тә кызыксынучан, белемгә омтылган кешеләр булганнар. Колышчыда беренче мәктәп 1869 елның көзендә ачылган. Аның беренче укытучысы Семен Алексеев булган. Ул Колышчыдан беренче Казан Үзәк Керәшен мәктәбен тәмамлаучы. Аның артыннан икенче елны ук (1865 елны) 6 ир-бала, аннан соң 9 ир-бала (алга таба да шулай арта-арта) Казанга килеп укыганнар. Семен Алексеев ачкан мәктәптә беренче елны ук 42 ир-бала укый башлаганы билгеле. Тора-бара кызлар өчен дә мәктәп ачыла. Ә инде быел бетәм-ябылам дип торучы Колышчы мәктәбендә алты бала укыды... Казан керәшен мәктәбе,аның нигезендә оештырылган семинария һәм педтехникум әле 1930 елга чаклы уңышлы эшләп килгән. Колышчылардан бу уку йортларында Чебышев һәм Усачев нәселләреннән укучылар күп булганы билгеле. Күпчелеге укытучылар булып киткәннәр. Мисал өчен Иван Матвеевич Усачев 1899 елда Владимир авылында укытучы булган. Инде тагын бер кызыклы архив материалы. 1865 елда Колышчыда Василий Тимофеев (Казан үзәк керәшен мәктәбен оештыручы) бер кич кунып китә, үзенең көндәлекләрендә менә болай язып калдыра...

"Августа 7 я взял Япрея (Ефрем) и поехал в Кулущи, чтоб узнать, будут ли еще оттуда мальчики, желающие учиться в нашей школе. Доехал туда часов в девять вечера, и ночевал у ученика Семена. В этой деревне дворов 60; из них десять русских, а остальные - старокрещенные татары, по наружности довольно обруселые. Хотя они живут среди магометанских деревень, однако магометанскаго в них мало заметно, более они придерживаются языческой старины. Здешние русские все хорошо говорят по-татарски.

На другое утро, 8-го числа, в воскресенье, пришли ко мне трое жителей той деревни; у них сыновья учились прошлую зиму грамоте в своей же деревне. Я в это время, ради праздника, пропев несколько молитв, читал из послания апостола Iакова третью главу. Они слушали и молчали, пока я читал; потом говорят: Василий, не возьмешь ли ты наших детей учить грамоте, нам твое ученье нравится; вот Семен как хорошо читает и по нашему и по-русски. - Хорошо, сказал, привозите осенью..."

Василий Тимофеев килгәндә, авылда 60 хуҗалык булса, бүген дә шуннан артмый, аерма бары урысларның бетүендә генә. Бүген инде тамырлары урыс булганнар берничә бөртек кенә. Бүген авылда ишеге генә ачылып ябылучы клуб, медпункт һәм ике шәхси кибеттән башка "цивилизация" юк. Чиркәү юк дип көенүчеләр дә, кирәк дип артыннан йөрүчеләр дә әлегә күренми. Күрше Урманчы авылындагы чиркәү эшли, теләгәннәр шунда йөри. Ә бит Колышчының да гөрләп торган чаклары булган. Иманага бүләргә җир җитмәгән. Кече Соннан бүләргә рөхсәт алганнар. Җир дигәннән, Чебышев Матвей Васильевичны искә алыйк әле, ул 1929 елга чаклы Мәскәүдә Наркомземда эшләгән һәм аның ярдәме белән 1922-1924 елларда авылдан шактый семья хәзерге Түбән Кама районы Нариман авылына күчеп, яңа авыл төзегәннәр. Бу вакытта Колышчыда 250 гә якын хуҗалык булган. Китүчеләре тырыш, эшчән кешеләр булгандырмы, күчкән яңа урын бәрәкәтле җир булгандырмы, сөйләүләре буенча, Нариманнар сугыш вакытында да ипи ашаганнар! Әти-әнинең, әбинең сөйләгәннәре буенча, авыр чакларда халык Наримандагы туганнарына барып ярдәм табып яшәгән. Хәзер инде ике арада бәйләнеш бетеп бара, буыннар алышынган, җепләр нечкәргән...

Нариманда "Мулимун бәйрәмен" дә белмиләр, үлеләрне искә алырга Троица көнне баралар. Чиркәүләр өр-яңа, ә мәктәпләрен ике ел элек япканнар...

Чиркәү бетсә,

авыл кала бәрәкәтсез,

Мәктәп бетсә,

авыл кала киләчәксез!

Бәрәкәтсез, киләчәксез авыл

Югалуга юл тотадыр ич

бер эзсез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кряшены Туганайлар Керәшеннәр Чиркәү Колышчы Мулимун