Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ходайны сөюебез безне якынайтты

Газетаның бер санында Тихвин чиркәве настоятеле Павел әтейнең әтисе, гомерен керәшенчә келәүләр алып баруга багышлаган Павлов Павел турында язма басылган иде. Ә бүген мин барлык керәшен карендәшләрне керәшенчә келәүләрне үстерүгә, җәелдерүгә һәм алып баруга зур өлеш керткән отец Павелның әнисе Татьяна әби белән таныштырырга булдым.

2011 елнын апрель аенда мин искиткеч бер кеше белән таныштым. Дөрес, үз әбием ярдәме белән. "Пасханың калдык атналары, Чиркәүгә барсаң, бик жакшы булыр иде",- диде ул шалтыратып. Мин шул сүзләрне генә көткән кебек, тиз генә чиркәүгә юл тоттым. Атна арты көне (суббота) иде. Чиркәү ишегалдында кечкенә генә гәүдәле бер әби нидер эшләп йөри. Бу Татьяна әби иде. Аннан исәнлекләрен сораштым да, ял көнне келәү ничәләрдә булачагы белән кызыксына башладым. Ул барысын да аңлатты һәм:
- Иртәгәге келәүгә кадәр бүгенге кичке келәү бар әле, анысына да кил, - дип өстәп куйды. Ул бу сүзләрен шундый иттереп әйтте, мин теләсәм дә берничек тә баш тарта алмаган булыр идем. Шунда мин аңарда башкаларда булмаган ниндидер көч барлыгын сиздем һәм ул көч чиркәүгә, Ходай янәшәсенә тарта иде…
Һәр келәүдә очрашкан саен Татьяна әби мине үзенә ныграк тартты. Хәзер инде ул миңа чит кешегә караган кебек кенә карамый, ә якыны итеп күрә иде. Келәү барганда, кешеләрне күзли-күзли, мине көтә, күзләре һәрвакыт мине эзли. Күз карашларыбыз очрашкач, кечкенә генә җыерчыклы битендә елмаю чаткылары барлыкка килә иде. Һич уйламастан, без бер-беребезгә бик якынаеп киттек. Ул миңа "балакаем", ә мин аңа "әбием" дип эндәшәм. Келәүләрдән соң бергә утырып чәй эчә идек. Ул миңа бик күп кызыклы һәм уйландыргыч нәрсәләр сөйләде.
Татьяна әбиемнең тормыш юлы жиңелләрдән булмый. Кечкенәдән дингә бирелеп үсә, чын күңеленнән Ходайга ышана. Ярдәмне исә һәрвакыт Изге Кыз Мариядан сорый һәм ул аны бервакытта да ярдәменнән ташламый. Дингә тугрылыклы булу - аның төп максаты була. Совет заманындагы атеизмга да карамастан, бер көн дә теләк итмичә калдырмый. Башка яшьтәшләре көне-төне урамда уйнап йөргәндә дә, ул, уенга чыкканчы, Ходайга теләк итүне мең тапкыр кулайрак күрә. Иптәш кызлары кияүгә чыгып беткәндә дә, ул әле бу турыда уйлап та карамый, шулай да теләк иткәндә һәрвакыт: "Әй, Ходаем, син миңа кемне тиешле саныйсың, шуңа кияүгә чыксам иде, әгәр дә чыгарга тиешле булмасам, чиста торып, гомеремне сиңа теләктә уздырсам иде", дип тели торган була. Ә Ходаебыз исә әбиемә кияүгә чыгуны тиешле итә һәм ул үз тормышын акыллы, үзе кебек үк дин кешесе - Павел исемле егет белән бәйләп җибәрә. Озак та үтми, уллары Павел туа. Аны да дини атмосферада дус-тату үстерәләр. Ул бик акыллы һәм тәртипле бала булып үсә, әти-әнисенең сүзеннән бервакытта да чыкмый.
Гаилә корып яши башлагач, Татьяна әби керәшенчә келәүләрне арттыру теләге белән яна башлый. Русча келәү рәтләрен керәшенчәгә тәрҗемә итә. Алар ярдәмендә келәүләр уздырыла. Үзенең хезмәтләрен бер дә кызганмый, башка керәшеннәргә дә күчермәләрен җибәрә, күчереп алырга мөмкинлекләре булмаганнарга зур-зур хезмәтләрен үзе үк язып та биргән. Керәшеннәр җәшәгән җирләрдә дә келәүләр уздырып җөри. Аның хезмәтләрен минем үз әбием дә үзенә күчереп алды, бер китабын исә бүләк итеп тә бирде. Безнең авылда да (Балык-Бистәсе районы, Казаклар Чаллысы) бүгенге көндә келәүләр әлеге хезмәтләр ярдәмендә уза. Бер нәрсәсен дә кызганмады, керәшеннәр, керәшенчә келәүләр, ә иң мөһиме - Ходайыбыз өчен гомерен бирергә әзер иде ул.
Келәүләр уздыру белән бергә, әбием күпме кешене агарту өстендә дә эшләде. Тормышка җиңел караган кешеләрнең дә, әбием белән очрашканнан соң, дөньяга карашлары һәм фикерләре үзгәргәне билгеле.
Кызганычка каршы, беребез дә гомерлек түгел. Татьяна әби белән бергә булыр өчен Ходай миңа нәкъ бер ел вакыт бирде. Узган җылның Пасха уразасында танышсак, быелгы җылның Пасха уразасында Ходай безне бер-беребездән аерды. Әбием "прощенное воскресенье" көнне тиешле кешеләренә бәхиллеген биреп, Олы уразаның беренче көнендә безнең белән саубуллашып, мәңгелеккә Ходай янына күчте. Аның белән бәхилләшү минем өчен бик авыр иде. Танышыубызга бик күп вакыт булмаса да, туганлык җепләре безне бәйләмәсә дә, керәшен булуыбыз, Ходайны сөюебез, аңар ышануыбыз безне якынайтты.
Урының оҗмахта булсын, әбием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү әни Ходай Алла