Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Отец Николай нәрсә ди?

Моннан ике ел элек Тукай районы Мәләкәс авылында да "Вознесение" исемендәге чиркәү ачылды. Кечкенә вагон эчендә эшли башлаган бу иман йортын башка авыллардагы зур итеп салынган храмнар белән чагыштырып булмый. Алтаре да юк, эченә дә берничә кеше генә сыя. Шулай да аның бүгенге көндә башкалардан өстен ягы бар - андагы...

Яңа чиркәү буласы урынга фундамент салынып, агач кач куелуга да берничә ел узды. Чиркәү төзелешенә һаман да ныклап керешмиләр әле. Бу - священник өчен күңелле хәл түгелдер. Билгеле бер авылга җибәрелгәч, җиң сызганып эшне башлыйсы урында, чиркәү бинасын көтәргә туры килә. Бу турыда отец Николай Храмовның үзе белән сөйләштек. Ул болай диде:

- 90 ел ябылып торганнан соң, авылда яңадан чиркәү торгызу эше алай җиңел генә бармас инде. Священник итеп җибәрелгәндә, мин аның шулай буласын чамаладым. Әле ярый, кечкенә генә булса да, служба үткәрер урыныбыз бар. Моңарчы да күп вакытны югалт-тык, тагын да сузсак, тулы бер буынны югалтабыз, керәшенчә иман аңларлык кеше калмый. Беренче службаларга 5-6 кеше йөргән булса, хәзер бәйрәм көннәрендә утызлап кеше җыела. Җырлаучыларыбыз да күбәя бара. Ходай кушса, яңа чиркәү дә төзелер, халык та иманга тартылыр. Ахыр чиктә, бөтенебез дә Ходай каршысына барачакбыз бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү Тукай районы Мәләкәс авылы священник