Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять бу, җәмәгать

Изгелек җирдә ятмас

Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге чиркәүгә руслар белән бергә керәшеннәр дә күпләп йөри. Монда службалар үтә, воскресная школа эшли.

Әмма чиркәүнең анда йөрүчеләрне дә, храмда хезмәт итүчеләрне дә борчучы бер уңайсызлыгы бар иде. 20 ел эшләп килсә дә, чиркәүгә моңа кадәр су кертелмәде. Үткән елның сентябрь-октябрь айларында бу мәсьәләне уңай хәл итәргә мөмкинлек туды - скважина бораулап, чиркәүне сулы иттек. Бу проблеманы хәл итүгә булышуны сорап, кемгә генә барсак та, бик теләп ярдәм кулы суздылар. Мин үзем "Гидроэлектромонтаж" идарәсендә 37 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан кеше буларак, бүгенге җитәкче Василий Глуховка мөрәҗәгать иттем. Ул акча бүлеп бирде. "Грузоподъемная система" оешмасы җитәкчесе Максим Жданов, СНТ-4 "Заря" оешмасы, "Гараж" кооперативы да акчалата ярдәм күрсәтте. Эшмәкәрләр Анатолий һәм Геннадий Давыдовлар бетон плита белән булыштылар. Мин үзем дә бу саваплы эшкә хәләл акчамны бирдем. Шулай ук бу эшне оештырып йөрүчеләр - Анатолий Рухлов, Маргарита Ивоевло булды. Карчыгым Анна да, бакча буенча күрше әбиләр дә көчләреннән килгәнчә ярдәм итеп, үз өлешләрен керттеләр. Су кертү чыгымнары барлыгы илле мең сумга төште. Бу изге эштә ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә дә батюшка отец Сергей исеменнән рәхмәтләремне җиткерәм. Үз изгелегегез үзегезгә кайтсын. Инде Ходай кушып, игелекле кешеләр ярдәме белән яңа елда воскресная школа бинасының түбәсен дә алыштыра алсак, Ходай йортына йөрүчеләрне тагын бер кат сөендерербез. Ходай безне ярдәменнән ташламасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чиркәү Чаллы