Табигатьтә балтырганның унбишләп төре билгеле.
Республиканың күп кенә районнарында таралган ак чәчәкле, биеклеге ике-өч метрга җитә торган бу үлән ерактан ук күзгә ташлана. Кайберләренең чәчәкләре коелып, орлыклары формалашып килә. Әгәр аларны вакытында чапмасалар, орлыклар тагын да зуррак мәйданга таралачак.
Табигатьтә балтырганның унбишләп төре билгеле. Әмма аларның барысын да агулы дип карарга ярамый. Безнең якларда таралган борщевик Сосновского — ике-өч метрга кадәр үсә торган күпьеллык үлән. Сабагы көпшәсыман, яфраклары зур һәм ябалдаш формасында. Ул кояш нурларын мөмкин кадәр күбрәк тотып, тамырын тукландыруга яраклашкан.
Бу үсемлектән котылу җиңел түгел. Аның тамыры җир астына бик тирән китә. Шуңа күрә иң мөһиме — балтырганның таралуына юл куймау һәм орлыгы өлгергәнче аны чабып алу.
Кешеләргә һәм терлекләргә куркыныч булса да, балтырган карантин үләне буларак теркәлмәгән. Шуңа күрә аны юк итү буенча мәҗбүри чаралар күрү мөмкинлеге дә чикләнгән.
- Балтырганны болытлы көннәрдә яки кичке якларда чабу киңәш ителә. Бу вакытта тәнне каплый торган кием, биткә битлек, күзлек кияргә кирәк.
- Үсемлек тәнгә тигән очракта сабынлы су белән яки составында спирт булган сыекча белән юып төшерәсе.
- Балтырганның тамыры ике-өч метрга кадәр җитә.
- Бер үсемлектән генә дә 8 меңнән артык орлык өлгерә.
- Балтырган 7-9 градус суыкларга да бирешми.
- Әлеге агулы үлән унике елга кадәр яши һәм икенче елдан башлап чәчәк ата.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев